Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Түбән Каманың туган көнендә шәһәрнең Мактаулы гражданнарына мемориаль такта куелачак

22 сентябрьдә Түбән камага 57 ел тула.

Түбән Кама шәһәренең туган көнендә Социалистик Хезмәт Геройлары, шәһәрнең Мактаулы гражданнары — Ганҗә Әхмәдиева һәм Клавдия Малышева яшәгән йорт фасадларына мемориаль такта куелачак, дип хәбәр ителә Түбән Кама хакимиятенең рәсми сайтында. 

Исегезгә төшерәбез, 22 сентябрьдә шәһәребез үзенең туган көнен билгеләп үтә: аңа 57 ел тула. Бу дата Түбән Кама шәһәренең рәсми туган көне булып тора. Бу көнне 1966 елда Түбән Кама эшчеләр поселогына шәһәр статусы бирелә.

Нәкъ менә шушы көнне Түбән Каманың беренче төзүчеләренә хөрмәт күрсәтергә һәм аларга мемориаль такталар ачарга карар ителде.

Ганҗә Галим кызы ТАССРның Азнакай районы Әсәй авылында туган. Ул 1961 елда Түбән Кама җиренә килә, буяучы булып эшли башлый, аннары «Татэнергострой» төзелеш идарәсенә СУ-10 бригадиры итеп билгеләнә. Аның исеме Татарстан Геройлары китабына кертелгән, 1981 елда Түбән Кама төзелешендә ирешкән уңышлары өчен Ганҗә Галим кызына «Социалистик Хезмәт Герое» исеме бирелгән. 2021 елда, Түбән Каманың 55 еллыгы елында аңа Түбән Каманың югары бүләге — «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелә. Ганҗә Галим кызы 2021 елның 16 октябрендә вафат була. Аның хөрмәтенә мемориаль такта Мәктәп бульвары, 8 адресы буенча барлыкка киләчәк. Биредә Социалистик Хезмәт Герое 1979 елдан бирле яшәгән.

Тагын бер мемориаль такта 22 сентябрьдә Үзәк урам, 2 адресы буенча урнаштырылачак (Красный Ключ поселогы). Клавдия Филипповна бу йортта 1986 елдан бирле яши. Ул ТАССРның Чаллы районы Калиновка авылында туган. Ул 1960 елдан «Красный Ключ» кошчылык фабрикасында эшли. СССР Югары Советы Президиумының 1966 елның 22 мартындагы Указы белән терлекчелекне үстерүдә, ит, сөт, йомырка, йон һәм башка продукция җитештерүне һәм әзерләүне арттыруда ирешкән уңышлары өчен аңа Ленин ордены һәм «Урак һәм чүкеч» алтын медале тапшырылып, «Социалистик Хезмәт Герое» исеме бирелә. Герой исемен Клавдия Филипповна 30 яшь тулганда ала. 2021 елда аңа «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелә. Клавдия Филипповна 2021 елның 28 декабрендә вафат була.

Фото: Түбән Кама хакимиятенең рәсми сайты

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев