Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Түбән Каманың шәһәр зиратында өмә үтте

Әлеге өмә «Хәтер» — «Память» проекты кысаларында узды.

Кичә Түбән Кама халкы шәһәр зиратында тәртип урнаштырды. Чарада студентлар, сәнәгать предприятиеләре вәкилләре, ветераннар катнашты. Язгы чистарту өмәсенә Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин да кушылды.

Әлеге өмә «Хәтер» — «Память» проекты кысаларында узды. Проект моннан тугыз ел элек барлыкка килде. Ул вакытта катнашучылар саны 10 кеше булса, кичәге өмәдә 60тан артык кеше катнашты. Алар арасында студентлар, сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре, волонтерлар, ветераннар бар. 

Яңгырлы-җилле һава торышына карамастан, катнашучылар җыештыруны дәвам итте. Барысы белән бергә Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин да эшләде. Партиядәшләре белән бергә ул ветераннар аллеясында тәртип урнаштырды.

«Мин мондый акцияләрдә һәрвакыт рәхәтләнеп катнашам. Бу акция дә түгел — бу һәр кешенең гадәти халәте булырга тиеш, чөнки бу — хәтер, һәм бу дөрес, шулай булырга тиеш тә. Христиан дине буенча да, мөселман дине буенча да, башка диннәр буенча да», — диде Айдар Метшин.

«Хәтер» проекты кысаларында катнашучылар зиратны елына берничә тапкыр җыештыра. Мәсәлән, 2023 елда 403 кабер тәртипкә китерелгән. 2024 елда эш күләме һичшиксез аннан да ким булмаячак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев