Түбән Камада Ленинград блокадасы тәмамлануга 81 ел тулу уңаеннан күргәзмә ачылды
27 гыйнварда бу коточкыч вакыйгалар тәмамлануга 81 ел тула.
Мөһим дата алдыннан Түбән Кама шәһәр музеенда тематик күргәзмә ачылды.
Экскурсовод Ризидә Сабирова сөйләгәнчә, Камалыштагы Ленинградтан Казанга гына да «тормыш юлы» буенча 250 мең кеше килгән. Шулай ук шәһәргә якынча 70 завод эвакуацияләнгән. Сәнәгатьнең үсеше Җиңүнең мөһим өлешенә әверелә.
«Бездә мех заводы эшләгән, анда безнең очучылар өчен мех киемнәр теккәннәр. Болар — шлемнар, пуховиклар, курткалар, унтылар. «Спартак» булган — хәзер инде бу аяк киеме фабрикасы юк. 3 миллион солдатны киендерерлек обмундирование тегелгән. Мин инде ул елларда бездә эшләгән һәм хәзер дә эшли торган хәрби заводлар турында әйтмим дә», — диде Ризидә Сабирова.
Тәкъдим ителгән экспонатлар музей фондында саклана. Ел саен аларны истәлекле датага — 27 гыйнварга туры китереп куялар: 1944 елның нәкъ шушы көнендә Ленинград чолганыштан чыга. Экспозиция форматы үз эченә интерактив өлешне дә ала, анда һәркем, сугыш елларындагы кебек, солдатка хат яза ала.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев