Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Түбән Камада 80 нче чаңгы батальоны хөрмәтенә традицион марафонга әзерләнәләр

Ярышлар өч төркемдә узачак.

Түбән Камада 31 гыйнварда 80 нче чаңгы батальоны хөрмәтенә чаңгы марафоны оештырыла. Ярышлар өч төркемдә узачак.

Марафонда студентлар, мәктәп укучылары һәм шәһәр предприятиесе хезмәткәрләре катнаша. Яшькә карап, спортчылар дистанцияләрне бердән өч чакрымга кадәр үтәчәк. Ачык кубокны үткәрү урыны итеп «Алмаш» укыту-тренировка базасы сайланган.

Исегезгә төшерәбез, 1942 елның гыйнварында Великие Луки шәһәре янында фашист илбасарларына каршы сугышта һәлак булган 257 нче укчылар дивизиясенең 80 нче аерым чаңгы батальонының 19 солдаты җәсәдләрен 2020 елда Түбән Камага алып кайтып җирләделәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X