Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Түбән Кама эзтабарларының балалары әти-әниләре белән Карелиягә «Хәтер вахтасы»на китте

«Нефтехимик» отряды өчен быел бу соңгы сәфәр.

Түбән Кама командасы чираттагы «Хәтер вахтасы»на китте. «Нефтехимик» отряды өчен быел бу соңгы сәфәр. Бу юлы эзтабарлар автобус белән Карелия Республикасының Суоярв районына юл тотты.

Төркемдә 28 кеше. Алар Бөек Ватан сугышында катнашкан солдатларның җәсәдләрен һәм шәхси әйберләрен эзләү белән шөгыльләнәчәкләр. «Хәтер вахтасы» 5-28 август көннәрендә уза. Команда составында традиция буенча НТР 24 операторы Рафаэль Рәкыйпов та бар.

«28 кеше катнашачак, алар арасында биш бала булуы сөендерә. Ватанны яратсыннар, патриотизмга өйрәнсеннәр өчен әти-әниләр яшьләрне бу эшкә җәлеп итә, чөнки патриотлар булып тумыйлар, патриотлар булалар», — диде «Нефтехимик» эзтабарлар отряды командиры Ольга Ланцова.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев