Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Түбән Камада Һава-десант гаскәрләре оешуга 92 ел тулуга багышланган тантаналы митинг узды

Бүген, 2 август көнне, Түбән Кама десантчылары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – Һава-десант гаскәрләре оешуның 92 еллыгын билгеләп үтә.

Гадәттәгечә, тантаналы митинг сугышчы-интернационалистларга куелган һәйкәл янында узды.

Чара үзләренең хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алудан башланды.

Һава-десант гаскәрләре көне егетләрнең йөрәкләрендә мәңгегә. Бу бигрәк тә ветераннар белән аралашканда сизелә. Алар Әфганстан, Чечняны узганнар, башка локаль конфликтларда катнашкан. «Зәңгәр берет»ларның сугышчан туганлыгы еллар узгач та какшамас.

«Әтием Һава-десант гаскәрләре сафларында хезмәт итте. Тәрбия һәм батырлык аша десантчыларның барлыкка килүен беләм. Сезнең һәрберегезгә рәхмәт әйтәсем килә. Тарих битләренә карасаң, десантчылар үзләренең һәрвакыт батыр булуларын күрсәтә. Десантчы кайда гына хезмәт итмәсен, ул үз исемен горур йөртә» – дип сөйләде Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айзат Мәхмүтов.

 

Митинг һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды. Әлбәттә, десантчылар бер-берсе белән аралашудан һәм истәлеккә фотога төшүдән баш тартмады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X