Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Тәмугка тиң еллар

Минем сугышта катнашып, исән кайткан бабам Габделхак Габдрахман улы Гадрахманов турында хатирәләремне яңартасым килде.

Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы. Шунысы кызганыч, сугышның ачысын, афәтен кичергән, күкрәк тулы медальләрен чыңлатып, Җиңү көнен каршылаучы ветераннарыбыз юк дәрәҗәсендә инде. Минем сугышта катнашып, исән кайткан бабам Габделхак Габдрахман улы Гадрахманов турында хатирәләремне яңартасым килде. Ул безнең нәселнең, гаиләнең тормышы — зур тарихның бер күзәнәге. 

Бабам безгә, оныкларына карата бик мәрхәмәтле иде. Хәтеремдә калганы: безне тимер караватка утыртып, сугыш турындагы вакыйларны сөйләргә ярата иде ул. Без кечкенәрәк идек әле, бөтен нечкәлекләрен аңлап та бетермәгәнбездер. Миннән аз гына зуррак апам Гөлүсә аңа еш кына сораулар яудыра иде. Бабай үзе сөйли, үзе елый... Минем өчен шәхсән бик истә калган җөмләсе: «Ликарны (Поликарп исемле чуваш булгандыр инде анысы) эләктереп алдым, авызына суктым, партбилеты кесәсеннән чыгып очты. Бу минем сугыштан кайтып, бригадир булып эшләгән чорым. Миңа, син дошманга сатылып, пленда яткансың, дип тора!» Бик гадел һәм туры сүзле иде шул ул. 

Бабам — Габделхак Габдрахманов 1916 елның 28 маенда Ширәмәт районы Түбән Уратма авылында туган. Аның әтисе Габдрахманның беренче хатыны Мәгъфүрә Ширәмәт районы Чаллы башы авылыннан, ул иртә — кечкенә Габделхакка бары 5 кенә яшь чакта ук үлгән. Үги әни килгәч тә ана назы тоймаган, авылыбыздагы тау асты урамындагы Сибгат бабайлар димләп, Фатыйма әби килгән ул йортка. Соңрак уртак кызлары туган. Фатыйма әбине гаиләдә кызык итеп «Макия әби» дип йөрткәннәр...

Өч ел армия хезмәтен тутырып кайтканнан соң, Габделхак һәм аның курсташлары 1941 елның 21 июнендә чыгарылыш кичәсен үткәреп, ике айга практикага таралганчы, төнне елга буенда уйнашып-көлешеп, җырлашып уздыралар. Төшкә кадәр ял итеп алгач, төркем пристаньга кузгала. Анда ни өчендер кешеләр җыелышкан. Якынрак килсәләр, радиодан Левитан тавышы: Германия безнең илгә сугыш башлаган.

Сугыш... Бу сүз егетләрнең шатлыгын һәм гамьсез яшьлек сөенечләрен мизгел эчендә юып алгандай юкка чыгара. 

Үзен укырга җибәргән Ширәмәт ветлечебницасына кайтып төшкән Габделхакны, хәрби комиссариатка барам, дигән сүзләренә карамыйча, баш врач берничә көнгә генә булса да, үзенә булышырга күндерә. Берничә көннән хәрби комиссариатка чакырталар. Уратмага кайтып, әти-әнисе, сеңелләре белән саубуллашырга да мөмкинлек бирмичә, 27 июньдә аны сугышка алалар. 

Казан лагеренда яңа килгәннәрне юындырып, хәрби киемнәр кидерәләр, кулларына корал биреп, поездга утыртып җибәрәләр. Мәскәүдә икенче поездга күчеп утырган солдатларны Көнбатышка алып китәләр. 

Калинин өлкәсе артта кала. Белоруссиядәге станцияләрнең берсендә ул Кызыл Чапчак егете Мостафаны очрата. Якташыңны күрү андый вакытта зур вакыйга, алар туганнар кебек була бит. Аны үзе белән китергә ризалаштыра алмыйча, кочаклашып аерылышалар. 

Поезд Эстониянең Нарва шәһәре станциясенә килеп туктый. Немецлар анда бер составны бомбага тотканнар. Станциядә бөтен нәрсә дөрләп яна. Ул арада күктә кабат дошман самолетлары күренә. Солдатлар кайсы-кая ташлана: кайберләре мазут тулган чокырга сикерә, кемнәрдер утын өеме артына кача. Сугышның ни икәнен дә белмәгән егетләр шарт та шорт самолетка атарга тотыналар. Бераздан самолетлар күздән югала. Солдатлар кире поездга утырып, алга кузгалалар. 

Урман эчендә туктыйлар, алар анда оборонада торучы дивизиягә өстәмә көч итеп китерелгәннәр икән. Яңалардан кемне пехотага, кемне кая бүләләр. Габделхак артиллерия полкына эләгә. Берәр атна чамасы өйрәтүләр була. 

Шундый өйрәнүләрнең берсендә, аңа рота командиры килеп, элемтә пункты белән ике арада элемтә өзелгәнлектән, аны ялгар өчен бер солдатны җибәрергә боера. Габделхак Саба районыннан татарча белә торган рус егетен (сабалылар күп була анда) җибәрә. Элемтә барыбер ялганмый. Икенче солдатны озатырга туры килә. Ул да кайтмый. Командир өченче кешене җибәрергә куша. Юк, болай булмый, үзем барам дип, Габделхак рота командирыннан рөхсәт сорый. Командир аны штабка алып китә. Полковник, безгә нәкъ менә шушындый егетләр кирәк, ди. Һәм ул аңа пакет тоттырып, исән-сау әйләнеп кайтуын теләп, озатып кала. Ә анда — урманның агачлары киселгән бер полосасында — чын тәмуг. Пулялар бураны уйный. Аннан исән чыга торган түгел. 

Алдан җибәрелгән ике егетнең дә үле гәүдәләрен күрә ул. Берсенең кулында — элемтә чыбыгы, аны үле гәүдәдән көчкә тартып ала да, елан кебек алга шуыша башлый. Сызгырып очкан пулялар астында өзелгән чыбыкны ялгый, пакетны тапшыру өчен җиргә сеңеп бетеп үр өстендә урнашкан күзәтү пункты ягына шуыша. 

Кинәт калкулык өстендә снаряд шартлый. Габделхакның аркасы пешә, гимнастеркасы яна, ул чалкан әйләнә һәм комга ышкынып утны сүндерә. Көч-хәл белән күзәтү пунктына менеп җитеп, майорга пакетны тапшыра.

Майор биргән пакетны тотып, тагын шуышып, Габделхак кайтыр юлга кузгала. Кабат тәмуг утын узасы. Аллаһы Тәгалә аны бу юлы да саклый: ул исән кала. 

Шушы батырлыгы өчен Габделхак Габдрахмановны полковник бүләккә тәкъдим итеп, приказ яза. 

Немецларның берөзлексез яудырган пулялары астында оборонада торган дивизия һөҗүмгә күтәрелә алмый, чигенергә әмер була. 

Ләкин чигенү ни өчендер бер көнгә тоткарлана. Машиналарга төялгәч, командир, фашистларга эләкмәс өчендер инде, хуторларга кермичә узарга тырыша.

Бер зур хутор янына алар ялга туктыйлар. Тик озак та үтми фашист самолетлары Һөҗүм итә, солдатларны кыра. Анда подвал була, бер сугышчы белән шуның эченә кереп качарга өлгерәләр, өченчеләре тышта калып каты яралана.

Подвалдан чыгып, юлга кузгалгач, коточкыч күренеш ачыла: колоннадагыларның бөтенесен кырып бетергәннәр, юлда үле гәүдәләр, ватык машиналар, ыңгырашкан авазлар. Урман эчендә үзенең полкташларыннан санаулы кешеләр генә калганын күрә...

Өч айга якын чолганышта калган, беркая да китә алмыйча, һәр адымда үлем сагалаган совет солдатларын фашистлар эләктереп алалар. Тентиләр. Хуторга алып барып, эстонга тапшыралар. Эстон аларны туйганчы ашата. Иртәнге якта әсирләр 11 солдат була. Аннан немецлар аларны урман эчендәге мәйданчыкка алып киләләр. Кайчан атып үтерерләр дип көткәндә, солдатлар анда меңләгән әсирләрне күрәләр. Дүртәрләп тезеп, тагын бер хуторга алып баралар, шыплап тутырып, сарайга ябалар. Селкенерлек тә түгел, яралылар тапталып үлә. Әсирлеккә эләккән шәфкать туташын ишегалдында көчлиләр, совет солдатлары ачудан шартлардай булып, сарайны җимерер хәлгә җитеп торсалар да, берни эшли алмыйлар. 

Габделхакның әсирлек тормышы менә шулай башланып китә. Бу — сентябрь азагы. Тагын бик күп әсирләрне каяндыр куалап алып киләләр. Колоннаның очы-кырые күренми. Хәлсезләнгәннәрне фашистлар колоннадан чыгарып ыргыталар, атып үтерәләр. Ашарларына, эчәрләренә бирмичә, өч көн шулай алып баралар. Болай да чолганышта ач йөргән Габделхакның дүртенче тәүлектә тәмам хәле бетә. Чират миңа җиткәндер, хәзер мине дә юл кырыена чыгарып атып үтерерләр, дип уйлый ул. Үлем монда да урап уза, әсирләр колоннасы хуторга килеп җитә, анда аларны ашаталар, азрак хәл кереп китә.

Икенче көнне аларны ашатып тормыйлар, тагын алып китәләр. Вильянди дигән шәһәргә килеп җитәләр, тимерчыбыклар белән уратып алынган лагерь эчендә бик күп әсирләр була. Иртән кеше башына ярты литр су, төшкә баланда, кичкә пычкы чүбеннән пешерелгән кечкенә генә ипи кисәге сыман нәрсә — бөтен ашау рационы шундый гына. 

Тугыз тәүлек үтә. Әсирләр ачлыктан, яралардан кырыла. Габделхак та үзенә үләр вакыт җиткәнен сизенә, аягына баса алмыйча егыла.

Икенче көнне тагын бер ят колонна килеп кушыла, аннан да ул күңеле белән танышларын эзли, могҗиза — авылдашы Җиһаншинны очрата (ул соңрак бу мәхшәрдән үлә). Тик бу төркемне тиз арада алардан аерып алып чыгып китәләр. 

Төнлә салкын. Әсирләр төнгә склад эченә кереп, тыгызланып басып торып, таң аткач чыгалар. Күп булса бер атнага түзәрмен, аннары үләрмен, дип уйлый Габделхак. Ул арада алар янына өстәл кертеп, әсирләрнең исемлеген яза башлыйлар: кем, кайдан, ничәнче елгы һ.б. 208 кешегә җиткәч, язуны туктаталар. Габделхак та бу исемлеккә эләгә. Әсирләрне бу лагерьдан Тарту шәһәренә алып киләләр, 3 складка бүлгәләп тутыралар. 

Шуннан хуҗалар килеп, әсирләрне эшкә алып китә икән. Кырык кеше арасыннан Габделхак та эшкә эләгә. Алар хуҗалык эшләрен башкаралар. Егерме кешене кире лагерьга озаталар. Кышны шунда чыгалар, тамаклары тук була. Ул кышта әсирләрне исәпкә алу процессы башлана. Писарь Габделхакның Татарстаннан икәнен ишеткәч, татарчалап фамилиясен сорый. Ләкин татар телендә сөйләшә алмыйлар, яннарында бай эстоннар утыра. Күзләре белән генә аңлашалар. Тарту лагерендагы әсирләр үлеп бетә диярлек, хуҗаларда эшләгәннәре генә үлемнән котылып калган. 

Бераздан әсирләрне төяп, Ригага алып китәләр. Бер станциядә тукталгач, әсирләр ике метр биеклектәге, ике йөз метр озынлыктагы мәетләр өемен күреп телсез калалар. 

Ригада рус әсирләрен патша заманында ук җиткерелгән казармаларга ябалар. Һәм шуннан төркем-төркем эшкә алып китәләр. Бер немец сигез әсирне эшкә алып китә, алар арасында Габделхак та була. Әллә Аллаһы Тәгалә бу немецны үзе җибәргән. Эш булмый, тимер юлда эшләгән булып йөриләр.Немец аларны һәркөнне чүплеккә җибәрә, анда алар актарынып, ашарларына көн дә ризык табалар. Ләкин бу бәхет бетә, аларны эшкә икенче якка йөртә башлыйлар. 

Әсирләрне баракка күчерәләр, ашарларына ярты литр баланда бирә башлыйлар. Габделхакның аягы йөреп булмаслык шешенә. Лазаретка салалар. Анда да ул бер генә көн кунарга өлгерә. Икенче көнне немецлар килеп, хәллерәкләрен чүпләп алып, яңадан ябалар. Монда төрле байларда эшләүчеләрне дә кайтарып япкан булалар. 

Әсирләрнең киемнәрен алыштыралар. Агач башмаклар урынына, күнне бирәләр, немец шинельләре кидерәләр һәм ике көннән Германиягә озаталар.

Аларны бер зур лагерьга шыплап тутыралар. Бу лагерьда төрле ил тоткыннары була: французлар тук, шоколад кына ашап йөриләр, трусикмайкадан футбол тибәләр, америкалылар Кызыл Хач җәмгыятеннән даими рәвештә посылка алып торалар. Совет солдатлары, җил иссә егылырлык хәлдә. Унбиш көннән бу лагерьда совет әсирләре тәмам хәлсезләнә. Ашау-эчү юк, тире-сөяккә калып, өрәк хәлендә озак тора алмыйча үләләр. 

Бәхетенә, Габделхак бер хуҗалык фермерына эшкә эләгә. Бу хуҗада өч ел хезмәт итә ул. Хуҗаның 15 баш аты, 40 тан артык симерүдәге үгезләре, сыерлары, зур гектарда җире була. Хуҗа үзе дә бик уңган, эшчән кеше булып чыга. Өстәвенә, төрле телләрдә сөйләшә белә. Бу немец хуҗада СССРдан алар өчәү: Саба районыннан Рәхим, Иваново өлкәсеннән Василий була. Янәшә ике поляк та болар белән эшли. Совет әсирләре лагерьда тора, немецлар көн дә саклап, хуҗага илтәләр. Хуҗабикә-фрау әсирләрне әйбәт ашата, ризыкларны төрләндереп пешерә. Габделхак та немецчаны өйрәнә. Телләр белүнең зур байлык икәнен ул дошман илендә аңлый... 

Сугыш беткәч, әсирләрне Советлар Союзына чыгаралар. Германиянең совет гаскәрләре карамагындагы зонасы Россия, Украина, Белоруссиядән куып эшкә, әсирлеккә алып кителгән хатын-кызлар, ир-атлар, хәрбиләр белән тулган. Краковта коткарылган әсирләрне бик нык тикшерәләр: власовчы түгелме, сатылмаганмы, полицай булып хезмәт итмәгәнме. Гаепсез икәнен белгәч Габделхакны, бер елга Германиядә совет гаскәрләре сафында хезмәт итәргә калдыралар. Ул 1946 елның маенда гына демобилизацияләнеп туган авылы Түбән Уратмага әйләнеп кайта.

Быел Түбән Уратма халкы яңартылган һәйкәл янына 78 нче мәртәбә митингка җыелды, Бөек Ватан сугышында, яу кырларында, мәңгегә ятып калган авылдашларын искә алдылар.

Ләйсән Гарифуллина, 20 нче урта мәктәпнең югары категорияле укытучысы
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев