Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Таҗетдин Ялчыгол — күпкырлы талант иясе

Безнең Түбән Кама китапханәләр системасы ел саен безнең төбәктә туган, яисә яшәп киткән күренекле шәхескә багышлап ел игълан итә.

2023 ел дин әһеле, әдип, мәгърифәтче, халык табибы Таҗетдин Ялчыгол елы дип игълан ителде. Аның тууына быел 4 октябрьда 260 ел тула. 

Ул шәхескә бәйле мәгълүматны туплап, күргәзмәләр эшләп, башта үзебез өйрәнеп, аннан халыкка җиткерү, шәхесләребез турында тулырак мәгълүмат бирү, аларны тагын да таныту максатыннан, төрле чаралар үткәрәбез.

Материалларны эзлисе дә юк, алар 20 еллап инде китапханәбездә туплана килде. Алар тик ятмый. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Гарипова җитәкчелегендә бер укучыбыз, анда тупланган материалларны өйрәнеп, Ялчыголның Түбән Кама җирлегендә яшәгән еллары турында Зәй шәһәрендә үткәрелгән региональ фәнни-практик конференциядә сөйләде. Мин 2019 елда республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә — Ялчыгол укуларында чыгыш ясадым. Үзебезнең Каенлы авылында да фәнни-гамәли конференция үткәрдек.

Чираттагы үткәрелгән чарабыз тарихи укулар булып, «Таҗетдин Ялчыгол һәм аның «Рисаләи Газизә әсәре» дигән темага багышланды. Әлеге чарага Таҗетдин Ялчыголның улы Җәләлетдин ягыннан җиденче буын оныгы, Зәй шәһәрендә яшәүче Гамир абый Таҗетдинов кунак итеп чакырылды. Очрашуда китапханәчеләр һәм китапханә укучылары катнашты. 

Күпкырлы талант иясе Таҗетдин Ялчыгол бездә тумаса да, гомеренең төп һәм мәгънәле өлешен Зәй елгасы буйларында үткәргән. 75 еллык гомеренең яртысын диярлек — 31- 32 елын — безнең район җирлегендә, 1792-1799 елларда, 8 ел, Каенлыда яшәгән (элек Татар Җиреклесе дип йөртелгән). 

Каенлыга 28 яшендә килеп, гомеренең иң матур, иң гайрәтле елларында безнең Зәй елгасы буенда гомер иткән. 1799- 1824 елларда, ягъни 25 елын Кызыл Чапчакта үткәргән. Әле ул Кызыл Чапчак кияве дә бит. Хатыны Биксолтан Ишмәмәтова белән җиде балага — дүрт ул һәм өч кызга гомер биреп үстергәннәр, кеше иткәннәр. Аның кабере дә, күпчелек нәсел-нәсәбе дә Зәй төбәгендә. Иҗтимагый, әдәби һәм гыйльми-педагогик эшчәнлеген, нигездә, безнең төбәктә уздырган, төп хезмәтләре, әсәрләре шушы җирлектә язылган. Шуңа күрә татарның бу мәгълүм шәхесен без хаклы рәвештә үзебезнең якташыбыз дип әйтә алабыз.

Иң элек Таҗетдин Ялчыголның тәрҗемәи хәле белән таныштырдык. Ялчыголның тормышы гаять катлаулы һәм күп бәхәсләр тудыра торган, тәгаенләнеп бетмәгән вакыйгаларга бай һәм төгәл мәгълүматларга шактый саран.

Бу якларда ул имам-мөдәррис, крестьян балаларына дәрес бирүче мөгаллим, табиб, дарулар ясаучы буларак танылган. Аны төрле авылларга, хәтта ераграк төбәкләргә дә чакырып китерә торган булганнар. Зәй төбәгендәге Имәнлебашта, авырулар дәвалап кайтканда, кинәт вафат булган, шунда җирләнгән. Аның төп гыйльми, әдәби хезмәтләре дә тулысынча диярлек безнең төбәктә язылган. Каенлыда яшәгәндә яза башлап, 1806 елда Кызыл Чапчакта тәмамлаган "Рисаләи Газизә әсәре«нә тулырак тукталдык.

«Рисаләи Газизә» әүвәл кулъязма нөсхәләрдә тарала, ә 1847 елда Санкт-Петербургта басылып чыга. Аннан соң басма китап рәвешендә киң тарала. Казанда күп тапкырлар дөнья күргән. 1917 елга кадәр китапның 39 мәртәбә зур тиражлар белән нәшер ителүе мәгълүм. Кулъязмалары да шактый. Халык яратып укыган. Хәтта мәктәп-мәдрәсәләрдә башлангыч сыйныфларда дәреслек итеп файдаланганнар, балалар әдәбияты үрнәге итеп каралган. Аның гаять популярлыгына бер мисал: Тукай үзенен «Исемдә калганнар» әсәрендә «Кырлай авылыннан Җаек каласына алырга килгәндә мин ян тәрәзә төбендә «Рисаләи Газизә» укып утыра идем», — дип яза. 

«Рисаләи Газизә» китабы һәр йортта сакланып, үтемле үгет-нәсыйхәт буларак файдаланылган, мәдрәсәләрдә иң күп укыла торган әсәрләрнең берсе булган. Китап халкыбызга белем, тәрбия бирергә, әхлакыбызны күтәрергә булышкан. Бу китап әле хәзер дә табылып тора. Әлеге әсәре белән Ялчыгол үзе яшәгән чорда традицион ислам кыйммәтләрен пропагандалаган. 

«Рисаләи Газизә» әсәре белән танышкан апаларыбызның алган тәэсирләрен, фикерләрен дә җиткердек, фикер алыштык. Гамир абый Таҗетдинов сорауларга җаваплар бирде, ерак бабасының нәсел дәвамчылары турында сөйләде. Укымышлы якташыбыз үзеннән соң зыялы нәсел калдырган, ерак бабаларының шөгыле һәр буында чагыла. Ялчыгол нәселендә язучылар, укытучылар, табиблар, министрлар, дипломатлар, дәүләт чиновниклары, юристлар, дин әһелләре бар. Алар төрле кыйтга, ил, республикаларда хезмәт куя, хәтта Кубада яшәүче дә бар икән. 

Гарәп, фарсы һәм төрки телләрен, тыйб, шәрык гыйлемнәрен һәм мәдәниятен яхшы белгән, шәрык әдипләре һәм шагыйрьләренең әсәрләрен шәрехләгән, дөнья гизгән Таҗетдин Ялчыгол — төрле тармакларда эшләгән энциклопедик табигатьле кеше. Ул халыкны белемле, тәрбияле, динле итүгә үзеннән зур өлеш кертә. Без дә күренекле якташыбыз турында онытмасак иде.

Флера Гарипова, Каенлы авылы китапханәчесе
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев