Сугыш хәрәкәте ветераннары көнендә "Күккә ашкан рота" акция-йөреше була
1 июль көнне Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көне билгеләп үтелә. Бу –Россия өчен көрәшкән, сугышларда һәм кораллы конфликтларда катнашкан ир-атларны искә алу көне.
Шул уңайдан Түбән Камада "Күккә ашкан рота" акция-йөреше була.
Бу хакта шәhәр администрациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада һәлак булган солдатларның әти-әниләре, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, запастагы хәрби хезмәткәрләр, иҗтимагый хәрби-патриотик оешма вәкилләре hәм башкалар катнаша.
17.00 сәгатьтә – Яшьлек урамындагы 7 нче йорт ("Кристалл" рестораны) янында колоннаны җыю һәм әзерләү;
18.00 сәгатьтә – Төзүчеләр проспекты буенча сугышчы-интернационалистларга куелган һәйкәлгә кадәр йөреш булачак.
Шунда ук сугыш хәрәкәтләре ветераннары көненә багышланган тантаналы митинг узачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев