Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Сугыш җаннарны чырадай телгәләде

9 Май — илебез тарихында иң зур бәйрәмнәрнең берсе.

1941 нче елның 22 июнендә башланган һәм 1418 көн дәвам иткән Бөек Ватан сугышы авыр югалтулар һәм ачы күз яшьләре белән хәтерләрдән мәңге җуелмас. 

Әлеге сугыш корбаннары дистә миллионнар белән исәпләнә. Һәм бу әле соңгы саннар түгел. Сугыш тәмамлануга 78 ел узса да, канкойгыч б әр елешләр б арган җирләрдә һәлак булган солдатларның җәсәдләре табыла әле. Афәтнең кара канаты кагылмаган гаилә калмагандыр ул чакларда. Кулына корал тотардай ир-атлар фронтка илебез тынычлыгын якларга китсә, азмы-күпме көче булган балалар, әби-бабайлар, хатын-кызлар Җиңү көнен якынайтыр өчен көнне-төнгә ялгап, тылда хезмәт куйды. 

Түбән Кама районы биш Советлар Союзы Герое һәм биш Дан орденының тулы кавалерлары белән горурлана ала. Аларның исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән, бюстлары Җиңү монументы янында урнаштырылган. 

Советлар Союзы Геройлары — Никита Кайманов, Григорий Абызов, Иван Болодурин, Селиверст Давыдов, Дмитрий Привалов; Дан орденының тулы кавалерлары — Рифкать Гайнуллин, Гариф Ибраһимов, Александр Заев, Яков Николаев, Василий Варфоломеев. Болар — утны-суны кичкән илебез каһарманнары, курку белмәс геройлар. 

Шуларның берсенә, якташыбыз Григорий Абызов биографиясенә тукталып үтик. Ул 1940 елның июнендә Кызыл Армиягә Ширәмәт район военкоматыннан чакырыла. Сталинград янында сугыша, Ростов өлкәсендә һәм Донбасстагы бәрелешләрдә катнаша. 1943 елның октябрендә 321 нче артиллерия полкының орудие командиры өлкән сержант Абызов, орудиедан турыдан-туры дошманның күп кенә ут нокталарын, 5 авыр һәм 2 урта танкын, штурм орудиесын юк итә.

Сугыш вакытында сержант Григорий Александрович Абызов күп тапкырлар үз орудиесының төгәл атулары белән аерылып тора. Фашист танкларын, ут нокталарын, штурмлау орудиеларын юк итә. 

1943 елның 1 ноябрендә Григорий Александровичка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Гомеренең соңгы көннәрендә ул Севастопольдә яши. 1999 елның 30 сентябрендә вафат була. Герой Севастополь шәһәренең Кальфа зиратында Геройлар Аллеясында җирләнгән. Герой исеме белән, Түбән Кама районының Елантау авылында урам аталган, ә җирле мәктәп фасадына истәлек тактасы куелган һәм Григорий Абызов исемендәге музей булдырылган. Герой бюсты Түбән Каманың Җиңү мәйданында урнаштырыла. 

Инде шактый еллар узса да, туган җиребезне фашист илбасарлардан саклап калган, безнең тыныч тормышыбыз өчен гомерен кызганмаган батырлар һичкайчан онытылмасын иде. Без алар алдында шушы яхшы, тату, бәхетле тормышта яшәвебез өчен бурычлы.

Фото e-nkama.ru. сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев