Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Моңнан яратылган зат

Халкыбызның яраткан улы, мәшһүр җырчысы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Гыйльметдин улы Шакировка исән булса быел 88 яшь тулган булыр иде.

Илһам Шакировны белмәгән һәм аны яратмаган кеше юктыр, мөгаен. Ул — татар җыр сәнгатендә иң күренекле, атаклы урын биләгән, үзенчәлекле җырлау рәвеше, үз мәктәбе, сәнгатьтә үз юлы булган җырчы. Аның башкарган җырлары мәңгелек, аларда көй-моң гына түгел, безнең үткәнебез, киләчәгебез, тарихыбыз чагыла. Әйтик, «Син сазыңны уйнадың», «Әллүки», «Туган тел», «Сәрбиназ», «Кара урман», «Туган авыл», «Кораб», «Бер алманы бишкә бүләек» һәм шулай ук үзе иҗат иткән «Гөлмәрьям» (Г.Афзал сүзләре), «Сәлам сезгә», «Очрашу җыры» (Г.Зәйнашева сүзләре), «Идел буе каеннары» (Ә.Ерикәй сүзләре) җырларын аның башкаруында бер мәртәбә, бары тик бер тапкыр тыңлау җитә һәм әлеге көй синең күңелеңдә мәңгегә уелып кала. Һәм нәрсә белән мәшгуль булуыңа карамастан, үзең дә сизмәстән кушылып җырлыйсың, көне буе шуны көйлисең. 

Татар халкының бәгыреннән ташып чыккан илаһи моңына, үзенә генә хас булган кабатланмас тавышына, гүзәл авазына гашыйк булмаган кеше юктыр, мөгаен. Дөресен әйтим, мин үзем дә нәкъ шундыйларның берсе. Илһам абый — «укытучым», аның үрнәгендә җырларга өйрәндем. Иманым камил— минем кебекләр аз түгелдер. Җыр күңелне үстерә, җилкетә, кызыксынуны арттыра, шатландыра. Ә шатлык хисе матурлыкны күрергә, тоярга, аңларга этәргеч бирә. 

Бөек халкыбызның матурлык төшенчәсе гаҗәеп киң кырлы бит ул. Туган телебезнең байлыгы, аһәңле яңгырашы, сөйләү рәвеше, көйләгән җырлары, мәкаль һәм әйтемнәре — болар барысы да киләчәк буыныбыз өчен матурлык үрнәкләре, халык җырчысы Илһам абыйның иҗатына тәңгәл килә. Ул һәрчак безнең күңелләрдә, андыйлар безне ташлап китмиләр. Ул моңнан яратылган зат. Аның җырланган һәр җыры, көе бөек халкымның күңел түрендә нурланып, балкып, моңланып, дәртләнеп яңгырап торачак. Яшьләребезгә милләтебезнең музыкаль мирасын тапшыруда һәрчак төп чыганак булачак.
Рөстәм Ганиев, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе, Милли шура вәкиле, Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X