Мәшһүр якташыбызны искә алып
20 октябрьдә Казанның «Курган» зират комплексында якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре, танылган язучы һәм дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиевне искә алу һәм каберенә һәйкәл кую чарасы булды.
Вакыт тиз уза — Разил абый моннан ике ел элек нәкъ шул көнне вафат булган иде. Ләкин затлы асылташ еллар узу белән төсен җуймаган кебек, затлы шәхесләр дә онытылмый, аларның күркәм гамәлләре, халкыбыз өчен башкарган эшләре кешеләр күңелендә мәңге саклана. Разил Вәлиевне дә әнә шундый асылташ белән чагыштырырга була. Гап-гади татар авылыннан чыгып, үзенең таланты, иҗаты, милләтебезгә тугрылыгы белән республикабызда, әле алай гына да түгел, ил күләмендә танылу алды. Аның исемен чит илләрдә дә яхшы беләләр. Чөнки китаплары бик күп телләргә тәрҗемә ителеп, дөнья күрде. Әнә шуңа да шагыйрьнең кабере янындагы искә алу чарасына халкыбызның күренекле затлары, мәртәбәле шәхесләре, депутатлар, язучылар җыелган иде.
Әлбәттә, бу чара, иң беренче чиратта, кабергә һәйкәл ачу уңаеннан да оештырылган. Чыннан да, ул һәркемнең игътибарын җәлеп итәрлек итеп ак граниттан ясалган һәм ташларга чәчәк сурәтләре уелган. Бу урында шунысын да искәртү урынлы булыр: һәйкәлне төзүдә, аның үзенчәлекле конструкциясе проектын булдыруда шагыйрьнең хатыны Алия ханымның да өлеше зур.
Даһи якташыбызны искә алу мәрәсимендә Түбән Кама вәкилләре дә катнашты. Шул уңайдан, аларның берничәсеннән әлеге истәлекле чарага карата үз фикерләрен белештек.
Рәмзил ВӘЛИЕВ, шагыйрьнең бертуган энесе, районыбызның Ташлык авылында яши.
— Разил абыемның бакыйлыкка күчүенә ике ел вакыт үтеп китте. «Курган» зиратында аның каберенә Һәйкәл ачу тантанасында күңелем белән сөендем: үзе исән булмаса да, күпме халыкны кабат үз тирәсенә җыйды бит! Ә һәйкәлгә килгәндә, аны, Урта Азия стилен кулланып, хатыны Алия апа белән кызы Сөембикә эшләткән. Һәйкәлдә абыемның сабыр холкы, тыйнаклыгы чагылыш алган. Исән булса ул үзе дә нәкъ шушындый матурлыкны, тыныч төсләрне хуплар иде. Разил абыем кешеләргә изгелек кылып, җылылык өләшкән кебек аның һәйкәле янында да күңелгә җылылык сирпелгәндәй була. Абыемны бик сагынганга күрәмсең, күзләремнән яшьләр тәгәрәгәнен сизмичә дә калдым, ә андыйлар бер мин генә түгел идем. Сагынуларымны, юксынуларымны, бөтен уйкичерешләремне сүзләр белән әйтеп бирәсем килде. Ләкин, ни кызганыч, аңа догадан башка бер нәрсә дә барып җитми шул инде хәзер. Кабер яныннан кузгалганда, тагын бер тапкыр борылып карадым да: «Хуш, сау бул, абыем, минем кадерле кешем, урыннарың оҗмах түрләрендә булсын» дип, күңелемнән белгән догаларымны укып китеп бардым.
Рөстәм ГАНИЕВ, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе.
— Разил Исмәгыйль улы зур хөрмәткә лаек шәхес. Исән вакытында да аның милләтебез өчен башкарган эшләрен күреп, аларны югары бәяләп хөрмәт итәләр иде. Инде менә вафатыннан соң да, халкыбыз аны онытмый. «Курган» зиратында кемнәр генә юк иде! Иң югары җитәкчеләр, олы шәхесләр аңа карата үзләренең матур хис-кичерешләрен яңарттылар. Мин үзем дә Разил Исмәгыйль улы белән күп еллар аралашып яшәдем. Якын дуслар идек. Ул бит бик тәрбияле, бик зыялы кеше иде. Кешеләр белән аралашырга яратты, олысы белән дә, кечесе белән дә уртак тел таба белде. Үзен әллә кемгә куеп, һаваланып та йөрмәде. Үзләренең сайлаучылары белән аннан да күбрәк очрашулар үткәргән берәр депутат булдымы икән?! Аны халык яратты. Чөнки ул үзе дә халыкны ярата иде. Милләтебезне җаны-тәне белән сөйде. Бүген аның каберенә җыелып килгәннәр икән, бу — аның исән вакытындагы гамәлләренә зур бәя. Җәмәгате, тормыш юлын бергә узган Алия ханымга да рәхмәт. Затлы кабер ташы аның тыр ы ш л ы г ы белән гамәлгә ашырылган, андагы чәчәкле бизәкләр иң беренче аның күңелендә туган, бөреләнеп чәчәк аткан. Мәшһүр якташыбыз Разил Вәлиевне халкыбыз беркайчан да онытмас.
Фирдәвис ХАНОВ, архитектор, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.
— Узган дүшәмбе көнне Казан шәһәрендә мәшһүр якташыбыз Разил Вәлиевнең хатыны Алия ханым, аның бу якты дөньядан бакыйлыкка күчкәненә 2 ел уңаеннан, истәлекле чара уздырды. Искә алу мәрәсиме Казан янындагы «Курган» зиратының мөселман ягында, Р. Вәлиевнең кабер ташы янында оештырылган иде. Бу үзенчәлекле корылманы «комплекс» дип атарга да буладыр. Борынгы төрки халыкларының традицион архитектурасына ишарәләнеп ясалган һәйкәл бик зәвыклы, аны бөтен нечкәлекләрен туры китереп, үз һөнәрен яхшы белгән оста монументалист ясаган. Идеясен һәм күренешен Алия ханым аналогтан табып, кирәкле язуларын биреп эшләткән. Һәйкәлне ачу тантанасын «Татарстан — Яңа гасыр» теле-радио комапаниясе генераль директоры Илшат Әминов алып барды. Чыгыш ясаучылардан ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, язучылар, аның белән бергә эшләгән депутатлар, телевидение хезмәткәрләре һ.б. Разил Исмәгыйль улын бик сагынып, яхшы сүзләр белән искә алдылар. Соңыннан «Туган авылым» ресторанында искә алу ашы узды. Без анда Түбән Кама делегациясе һәм туган авылы халкы исеменнән махсус эшләнгән ике зур чәкчәк тә бүләк итеп бирдек. Чараны оештыруда ярдәм күрсәткән барча кешеләргә, оешмаларга рәхмәт! Мондый искә алу чаралары Казанда да, Түбән Камада да киләсе елларда да шулай булып калса иде дигән теләкләр белән кайттык...
Әйе, «Кеше китә җыры кала» дигәндәй, Разил Исмәгыйль улы Вәлиев үзе үлсә дә шәхес буларак кешеләр күңелендә яши. Аның үзеннән соң калдырган рухи мирасы, буыннан-буынга күчеп, гасырлар дәвамында халкыбыз хәтерендә сакланыр.
Фотолар шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев