Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

«Лачындай егет иде»

Кол Гали исемендәге милли китапханәдә Украинада хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Илнур Сибгатуллинны искә алдылар.

«Туган илнең нуры идең» дип исемләнгән чарада аның әнисе, укытучылары, шәһәрнең кадетлар мәктәбе курсантлары һәм Е.Н. Королев исемендәге политехника көллияте студентлары катнашты. 

Илнурның арабыздан киткәненә февральдә бер ел тулды. Украинадагы махсус хәрби операциягә беренчеләрдән киткән яугирләребезнең берсе ул. «Авырлыклардан курыкмаган, батыр йөрәкле егет иде», — дип искә ала аны дуслары һәм танышлары. Шулай булмаса, язмышын хәрби хезмәт белән бәйләр идеме икән?! Мәктәпне тәмамлагач, Казан югары хәрби артиллерия училищесына укырга керә егет. Ләкин аны тәмамлый алмый — китәргә туры килә. Мәскәү гуманитар-икътисад университетында читтән торып белем ала. Кабат хәрби хезмәткә кайта — Ульяновск өлкәсендә хәрби частьта контракт буенча хезмәт итә. 

Россия һава-десант гаскәрләрендә иң яхшылардан санала бу часть. Подразделение сугышчылары һәрвакыт алгы сафта бара. Илнур да илнең төрле почмакларында «кайнар нокталар»да барган хәрби операцияләрдә катнашкан, исән-сау әйләнеп кайткан. Украина җиренә дә беренчеләрдән булып җибәрелә. 

2022 елның 24 февралендә Илнур хезмәттәшләре белән Украинаның Гостомель бистәсендәге Антонов аэродромына төшә. Дошманның нык каршы торуына карамастан, аларның подразделениесе стратегик әһәмияткә ия объектны бар көченә саклый. 26 февральдә егет каршы як көчләргә зур ярдәм килүен ачыклый. Бу турыда командирга хәбәр итә һәм ут ача. Ике як арасында көчле бәрелеш башлана. Гвардия сержанты Илнур Сибгатуллинның уяулыгы һәм кыска вакыт эчендә дөрес карар кабул итүе нәтиҗәсендә дошман аэродромны кулга төшерә алмый. Әмма әлеге бәрелеш якташыбыз өчен соңгысы була. Алган каты яраларыннан аның гомере өзелә. 2022 елның 3 мартында РФ Президенты указы белән Илнур Сибгатуллин хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән каһарманлыгы өчен Батырлык ордены белән бүләкләнә. Илнурга нибары 30 яшь булган... Типсә тимер өзәрлек егет турында әнә шулай үткән заманда сөйләргә авыр, бик авыр. 

«Уйламаган бер көнем юк. Ул гел янымдадыр кебек. Төшләремә еш керә. Матур итеп күрәм, — ди әнисе Елизавета Ивановна. — Гостомель десанты турында киләчәктә күп язарлар, тарих дәресләрендә өйрәнерләр әле. Егетләребез анда чын батырлык үрнәге күрсәтте. Күпләре шунда башларын салды. Ватан үз каһарманнарын онытмасын иде», — дип тели ана. 

Тормышка гашыйк егет була Илнур. Сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Футбол, грек-рим көрәше, йөзү белән шөгыльләнә. Соңгы елларда ныклап торып хоккей белән кызыксына — корпоратив хоккей лигасында чыгыш ясый. Балачактан бик мөстәкыйль булып үсә. Туена да акчаны үзе эшли, әнисенә фатирда ремонт ясарга да ярдәм итә. Лиза апа улының китап укырга яратуы турында да сөйләде. Сүз уңаеннан, ул күп еллар шәһәрнең 1 нче китапханәсен җитәкли. Ике улында да китапка мәхәббәт тәрбияли алган. «Илнурым Белоруссиягә соңгы командировкасына киткәндә дә үзе белән китап алган. Кечкенә чагында Роберт Миңнуллинның «Энекәш кирәк миңа» шигырен көн саен укыта иде. Олы улыбызның теләге фәрештәләрнең «әмин» дигән чагына туры килгән, ахрысы, берничә елдан аңа энекәше Айратны алып кайттык», — дип истәлекләрен яңартты ул. 

Илнур җиденче сыйныфка кадәр шәһәрнең 32 нче мәктәбендә укыган. Аннан соң Баки Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә белем алган. Укытучысы Гөлчәчәк Барыева белән сыйныф җитәкчесе Лидия Клюге да аны җылы сүзләр белән искә алды. «Ихлас, ачык, ярдәмчел малай иде. Яхшы укыды. Казанга киткәч тә сыйныфташлары белән араны өзмәде. Олы йөрәкле егетебезне югалттык», — диде алар. 

Илнурның сыйныфташы Эльвира Рәүпова да аның турында якты хатирәләре белән уртаклашты. «Илнур һәлак булды, дигән хәбәрне ишеткәч, башта ышанмадым. Төне буе, ялгышкан гына булсыннар иде, дип теләдем. Әйе, якын кешеләрне югалткач, тормышта күп нәрсәгә башкача карый башлыйсың. Шатлыкларга сөенеп, авырлыкларны да елмаеп җиңәргә өйрәнергә кирәк. Нәкъ Илнур кебек...» 

Илнурның шәхси әйберләреннән төзелгән күргәзмә дә кунакларда зур кызыксыну уятты. Аларның һәркайсына аның күңел җылысы сеңгән сыман. Әнә ул яраткан командасы белән төшкән фотодан елмаеп карап тора. Йөзеннән нур балкыган егеттән күзне алырлык түгел. Әнисе, кадерле кешеләре, дуслары күңелендә дә ул әнә шундый ягымлы, шат күңелле булып сакланыр...

Айгөл Гәрәева, Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәре
Лилия Бусыгина фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев