Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Күпкырлы иҗат гаме

Саҗидә Сөләйманова, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге әдәби премияләр иясе, танылган язучы Әхәт Хәбибуллин Түбән Кама районының Калатау итәгендә урнашкан Түбән Чаллы авылында туып-үскән.

Әхәт дустым яшьрәк чакта нефть өлкәсендә дә байтак еллар хезмәт куйган егет. Күптәннән уйлап йөргән, күрәсең, үзенә саваплы тагын бер шөгыль таба: Казан, Уфа, Мәскәү дәүләт архивларына барып, төбәк, авылы тарихына бәйле мәгълүмат туплый, язганда шуларны нигез итә. Борынгы актлардан, академик монографияләрдән файдалана. 

Тарихи китапның мөһимлеге шунда: үткәннәрне белергә кирәк, шунсыз киләчәкне күзаллау кыен. Яшәеш турында язуга, нәсел шәҗәрәләре төзүгә әле генә керешә башладылар. Кем тумышы белән кайсы авылдан, шул турыда яза. Хәзер халык арасыннан чыккан, авылавыл дип өзгәләнгәннәр үзләре кулларыннан килгәнчә, булдыра алганча шушы эшкә алына. Бәлки шуңадыр, авыл тарихына бәйле китаплар күренгәли башлады. 

Габделәхәт үткәннәрдән алып бүгенгә хәтле араны үзе шул чорда яшәгәндәй бәйнә-бәйнә яза. Алдына куйган максатының мөһимлеген аңлый. Тарих язу тәҗрибәсе җитенкерәп бетмәсә дә, күләм ягыннан шактый калын, эчтәлеге белән тулаем алганда игътибарга лаек әсәр! Китап булып чыкканчы өзекләре Түбән Камада чыгучы шәһәр-район газетасында күренгәли. Бер язма икенчесен тулыландырып, язылган бу әсәр авылдашлары күңеленә дә хуш килә. Кайберәүләр, мин үземнең әби-бабаларымны шушында таптым ди.

Бу авыл бүген дә нәсел чылбырларын өзмичә яши бирә. Ә хәзер Габделәхәт дус, моннан соң авылга багышланган минекеннән дә яхшырак китаплар чыксын иде, ди. Табигать тә чиста, матур, саф булсын. Җир шары ике миллиард ярым ел гына түгел, күбрәк яшәсен, алда инсаниятнең хыяллары зурдан әле, ди. Шушы — йөгерек тел белән язылган китап халыкка барып иреште һәм авыл турында язылганнардан бүгенгәчә иң саллысы. Теләсә нәрсә турында да теләсә ничек язарга ярамаганын белеп, бу эшкә ул тагы да җаваплырак карады. Үзем тарихчы булмасам да, әдәби яктан камиллеккә җиткерергә омтылганын күрәм. Авторның язу стиле кайбер очракларда укучы фикеренә тәңгәл килмәсә дә, күпләрне канәгатьләндерде. Әсәрдәге тарихи фактлар нәкъ Әхәтчә тасвирланган. Иң беренче булып Габделәхәт Габделхәй улына авылдашлары исеменнән, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе буларак үземнән, бу хезмәте өчен зур рәхмәтемне җиткердем. 

Бераз Әхәт Хәбибуллинның иҗаты турында да язып үтү кирәктер. Без бер чорда тудык, үстек, шәхес булдык. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем дә күтәреп йөрибез. Кешене бит исән чакта хөрмәт итәргә, кадерләргә кирәк. Безнең Әхәтебез яши-яши байтак язучыларны күреп белә, таный. Күңелләре киң булгач, өйләренә һаман килгәләп йөриләр. Хатыны Наилә ханым барын да көйли, аш-суга оста. Бер дә, бу бит Әлмәт язучылар оешмасының филиалы, кунакханәсе түгел, җыелмагыз әле, димәде. Андый чакта шигырь генә укымыйсың бит, җырлый ук башлыйсың.

Мин Габделәхәт турында башкалардан күбрәк беләм, очрашып-күрешеп яшибез. Язучылар берлегенә кергәнче үк, «Тын Дон» китабыдай «Ялгыш язмышлар» дигән роман язган егет ул. Темасы да тапталмаган — диңгезчеләр, үзе күргән илләр, дөньялар турында, безнең теш үтмәслек өлкә. Бик күпләр кебек эшмәкәрлеккә китеп тә әрәм булмады. Эшләсәң, эш барыбызга да җитәрлек, ди.

Күпләр язучылыкны шигърияттән башлый, аннары прозага күчә. Әхәт дус башта роман язды, аннары авыл тарихын, аннан шигырь, поэма язуга кереште һәм берәүне дә кабатламый яза бирә. Аны бүтәннәр белән чагыштырмыйм, иҗатына бәя дә бирмим. Тәнкыйтьчеләр бар, алар бәяләсен! Һаман үз юлы белән бара, сүзнең тәмен белә. Зарланмый, сыктамый, әйтәсен өзеп әйтә. Кыюлар гына сүзләрен сүз итәләр бит. 

Укучы кимеде дип тә күңелен сүрелдерми Габделәхәт. Китап ул мең ел яши белә, алтынга тиң, әле булыр, дип үзен юата.

Җәмгыятьтә иҗатка караш үзгәргән шушы чорда рухын төшермичә «Элекке кебек укый белгән буын туар, үсәр», ди. 

Милли җанлы дустыма бу язмам бер мәдхия булсын. Габделәхәткә дә мактау, зурлау сүзләре кирәк, ул да инсан — адәм баласы. Иңгә-иң куеп илле ел бергә яшәгән хатынына һәйкәл куям, ди әле ул. Алма бакчаларында урын җитәрлек, куяр да. Наиләсенең кара күзендә үзен күреп, әле дә сөенә. Хатының үзеңнән дә акыллырак булырга тиеш бугай. Самбо буенча СССРның спорт мастеры Әхәтнең йөзе-бите, фактурасыфасоны элек нык килешле иде, бигрәк тә офицер формасында. Яшь чакта әллә нихәтле кызларның өметен өзде, елатты. Без дә маймыл түгел идек, аны алар яратты, без күз салган кызларны да ул үзенә каратты. Ун ел нефть чыгарды, капитан погонлы хәрби, аннары ун ел диңгездә, ун ел эшмәкәр, директор. 

Эш, авыл дип, элегрәк әллә ничә машина туздырды Әхәт. Әйдәгез, тагы теге елларга әйләнеп кайтыйк. Бер генә лампочка янган урамын утлы итте, асфальт юклыгын Наиләсе белән ике ел исбат иткәч, асфальт түшәделәр, сулы булды, телефон кермәгән иде, телефон керде. Хет бүгеннән үзе яшәгән Володарский урамын исән чагында ук Әхәт Хәбибуллин урамы ит. 

Яшьтән үк кыз сайлый белгәнгә, күзе тамчыгөлдәй Наиләгә төшә һәм мәңгегә аның белән яшәүне планлаштыра. Ул әле аны һаман каен кызына охшата. Карап туйгысыз, ыспай сыны һаман күз алдында, ди. Яз кебек якты караш, бакчада туган диярсең, чәчкә кебек иде бит. Гомер буе күтәреп кенә йөртерлек. Хәзер генә технологик транспортлар идарәсенең ветераннар советы рәисе, мине үзенә караттырган чагында техник бүлек инженеры иде ди. 

Бүген дә нараттай әле Әхәт туган, уйлары да буталмый. Һаман нигә безнең халык хәсрәтсез яши белми, дип борчыла. Дингә кайтыгыз, туган телне онытмагыз, авылга юлны суытмагыз, дияр өчен Әхәт булырга кирәктер. Халык ди, тел ди, дин ди. Кимибез дип еламаска, ди. Чыннан да, без югалырдай түгел, бетмибез болай гына. 

Әхәткәй, сагышлардан, борчулардан, ничә тапкыр йөрәгең туктагандай булды. Сакла үзеңне, дускай! Һаман шулай яшә, сүзеңне — сүз ит. Яшь чакта КПССка кер әйдә диделәр — кермәдең, тегендә чакырдылар — бармадың. Җир шарында тәртип урнаштырасы, матурлыйсы иде дигән егетләр бу дөньяда сирәктер, аның өчен Әхәттәй булу кирәктер.

Язучылыкка тартылган кызы Әнисә «Татэнерго» тармагында юридик бүлек җитәкчесе, уллары шәхес булып киләләр. Спорт буенча да алда, иҗатка да битараф түгел. Бертуган Асия апаңның ике улы — Рифнур белән Илнур Түбән Кама районында, республикада иң-иң булдыклы фермерлар. Бу уңган егетләр турында Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Язучылар берлеге оештырган конкурска повесть язган кеше буларак, мин дә аларны мактыйм.

Менә бүген безнең буынга да алмаш кирәк. Дөнья артыннан куа-куа җитмешкә җиткәнне сизми дә калганбыз. Тормыш дәрьясы саегып килә. Кыю, бер дигән егетләр үссен иде. Әлегә менә шулар. Гаиләдә уникенче бала булып ачлы-туклы елларда туса да, юклы-барлы түгел ул Әхәт дус. Туган көнен дә сайлый белгән — 9 май, бик күп халыклар өчен иң кадерлесе. Моннан соң да бирешмә, яме, Габделәхәткәй! Һавада торна тавышы — кошларның кайтулары, күңелдә сагыш уятма көзләрнең җитүләре! Урамда — яз! Урман, чокырчакырда апрель-май карына борын төрткән умырзаяларга сокланыйк. Әнә су буендагы таллар яфрак ярганчы чәчәккә төренгән. Хыялда булса да кайтып килик берәр тапкыр туташларга, ханымнарга, шаһинәләргә шәп бүләккә кушып чәчәк һәдия иткән чакка! Шушы хисләр гомербакый җилкетә, яшәтә адәм баласын.

Зөфәр Дәүләтов, язучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Әлмәт шәһәре
Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев