Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Исеме – шәһәребез тарихында

Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә Түбән Каманың беренче төзүчеләреннән берсе Кәрим Вәлиуллинның «Түбән Кама төзелеше көндәлеге. Хатирәләр» дигән китабын тәкъдим итүгә багышланган «Ни өчен язмыш мине сайлады?» дигән чара булды. Анда Рамил Муллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, шәһәрнең Мактаулы гражданнары, ветераннар, предприятие җитәкчеләре катнашты.

Түбән Камада Кәрим Вәлиуллинның исемен белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Ул – үзеннән соң якты эз калдырган легендар шәхес. Булачак шәһәр урынына беренчеләрдән булып килеп, анда беренче казыкны каккан, беренче нигез ташларын салган, беренче йортларның диварларын күтәргән буын вәкиле ул. Һәм ни өчен язмыш нәкъ менә аны сайлаган? Бу сорауга җавапны Кәрим Хәмидулла улының көндәлекләрендә табарга була. Чөнки яңа төзелешкә «...карарлар кабул итүдән һәм алар өчен җаваплылык алудан курыкмый торган максатчан һәм нык кешеләр кирәк була». Кәрим Вәлиуллин әнә шундыйлар токымыннан.

Кәрим ага кулъязма көндәлекләрен шәһәребезнең беренче көннәреннән башлап алып барган. 1960 елдан 1976 елга кадәр 10 дәфтәр язылган. Тагын шунысы да бар: һәр вакыйганы бөтен нечкәлекләренә кадәр эзлекле теркәп бару өстенә, ул аларны яшь буынга тарихи мирас итеп саклый да алган. «Аларны укыганда, һәр вакыйгага карата үз фикере булган һәм аларны мавыктыргыч итеп тасвирлый алган, үз эшенә битараф булмаган кеше язганлыгын аңлыйсың», – диде «Данко» әдәби иҗат берләшмәсе рәисе Венера Зәйнуллина.

Автор көндәлекләрне юкка гына язмый. Ул аларның киләчәктә нинди әһәмияткә ия булачагын аңлый һәм: «10-20 ел узгач, бу дәфтәр шәһәр төзелеше тарихында үз урынын алачак», – дип язып куя. Аның бу алдан күрүчәнлеге урынсыз түгел. 2021 елда, Түбән Каманың 55 еллыгы уңаеннан, Кәрим Вәлиуллинның көндәлекләрен китап итеп бастыру турында карар кабул ителә.

Айдар Метшин һәм Рамил Муллин көндәлекнең шәһәребезнең тарихын яшь буынга җиткерүдәге әһәмиятенең әйтеп бетергесез булуын билгеләп уздылар. Әлеге китапны чыгару белән шөгыльләнгән кешеләргә олы рәхмәтләрен белдерделәр.

Очрашу барышында, шулай ук, чараның мөхтәрәм кунаклары, шәһәрнең беренче төзүчеләре Иван Коршин, Рафаэль Глянц, Александр Крутиков, Илсур Шәрәфетдинов Түбән Кама төзелешенең «чишмә башы»на кагылышлы хатирәләре белән уртаклаштылар.

Балалары, якыннары, туганнары Кәрим Вәлиуллинны киң күңелле, олы җанлы гаилә кешесе буларак искә алдылар. Аның турындагы истәлекләрне кадерләп саклаганнары һәм киләчәк буыннарга тапшыру мөмкинлеге тапканнары өчен, түбәнкамалыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.

Чыннан да, Рамил Муллин сүзләре белән әйткәндә: «Бу очрашуның әһәмияте әйтеп бетергесез зур. Үсеп килүче буын шәһәр тарихын белергә тиеш. Түбән Каманың үткәне һәм бүгенгесе якты сәхифәләргә бай. Киләчәге дә шулай булачак. Нәкъ менә шуның өчен, беренче төзүчеләргә, ветераннарыбызга олы рәхмәт!» Һәм шулар арасында, яңа шәһәр төзү хыялы белән бирегә – Кама елгасының түбәнге ягындагы гаҗәеп гүзәл урынга килеп, матур хыялны тормышка ашыра башлаган Кәрим Хәмидулла улы Вәлиуллин кулъязма көндәлекләр генә язып калмаган, ә үз исемен шәһәребез тарихына алтын хәрефләр белән язды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев