Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

«Һәрвакыт алга барырга»

Бүген сүзебез дөньяның «сигезенче могҗизасы» булып танылган китап һәм аларны туплап, саклап торучы китап хуҗаларының берсе — китапханәче Вера Васильевна Фадеева турында.

Ап-ак тор һәрвакытта, 
И китап, багам сиңа,
Чын, асыл нигезле җирдә 
Күп белемнәр бир миңа!
Ш.Бабич. «И китап». 

Бүген сүзебез дөньяның «сигезенче могҗизасы» булып танылган китап һәм аларны туплап, саклап торучы китап хуҗаларының берсе — китапханәче Вера Васильевна Фадеева турында.

Ул 1938 елда Зәй районы Иске Токмак авылында туган, аннары гаиләләре белән районыбызның Кызыл Чишмә поселогына күчеп килгәннәр. 1953 елда җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң Вера Васильевна Алабуга китапханә техникумына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлаган яшь белгечне Свердловск өлкәсе Костинский авыл китапханәсе мөдире итеп җибәрәләр. 1969 елга кадәр авылда эшләгәч, Түбән Кама шәһәренә күчеп киләләр. Шактый тәҗрибә туплаган китапханәчене биредә Бөтенсоюз тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең җаваплы секретаре итеп куялар. Тик үзе теләп алган яраткан һөнәре сагындыра, ул 1973 елда Түбән Кама китапханәләр системасының 2 нче шәһәр филиалын, ә аннары 1975 елда 5 нче филиалны җитәкли. Әлеге китапханәнең беренче мөдире була. 

Әмма кайда гына эшләсә дә В.Фадеева үзен тырыш, максатына ирешүчән һәм һәр эшен җиренә җиткереп башкаручы итеп күрсәтә. Вера Васильевна 5 нче китапханәдә 10 елдан артык эшләү дәверендә китап фондын гына түгел, каталогтагы һәр карточканы да белгән. 

Әнә шул күркәм сыйфатлары аркасында 1987 елда В.Фадееваны административ эшкә чакыралар. Башта урынбасар, ә 1992 елдан Түбән Кама китапханәләр системасы директоры булып хезмәт куя Вера Васильевна. Үзгәртеп кору һәм базар икътисадына күчү елларында ул Татарстан Республикасында иң эре китапханә системасын саклап кала алды, филиал-китапханәләр челтәре дә кыскартылмады. 

1998 елда Фадеева яшь кадрларга юл биреп, директор вазыйфасыннан китә, әмма сайлаган һөнәренә тугры калып 2002 елга кадәр китапханәче булып эшләвен дәвам итә. 

Озак еллар үз эшен яратып һәм җиренә җиткереп башкарган Вера Васильевна 1986 елда «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә, ә 1994 елда «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була. 

В.Фадеева ике тапкыр хезмәт ияләре депутатларының шәһәр Советы депутаты итеп сайлана (1987- 1995 еллар), аннары шәһәр хатын-кызлар Советында әгъза була, 1991 елда Түбән Кама рус җәмгыятен төзүнең чишмә башында тора. 

Китапханәчеләр кулларында гаять зур рухи байлык. Язма герое, шушы хәзинәне туплап, барлап һәм саклап торуга күп еллар гомерен багышлаган Вера Васильевнага рәхмәт!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев