Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Герой исеме бирү турында

Махсус хәрби операциядә һәлак булган түбәнкамалы Шәүкәт Маняповка «Россия Федерациясе Герое» исемен бирү турындагы петициягә 800дән артык кеше кул куйган.

Снайпер Шәүкәт Маняповны соңгы сәгатьләрендә төшерелгән видео бар. Анда, үзенең подразделениесе белән бергә, бер бина эчендә дошман техникасына һәм солдатларына югарыдан торып аткан мизгелләре сурәтләнә. Озак та үтми, дошманнар җавап уты ачалар. Шәүкәт һәлак була. 

Ш. Маняповны 2022 елның октябрендә барлык хәрби хөрмәтләүләргә туры китереп җирләделәр. Аңа 29 яшь иде, хатыны һәм ике баласы калды. 

Шәүкәтнең әтисе Шакир Маняпов улының бик күп фотоларын җыйган, социаль челтәрләрдән дә алып, кәгазьгә ясаткач, биштән артык альбом килеп чыккан. 

— Менә монда ул Украинадагы хезмәттәшләре белән. Взвод командиры яраланган һәм ул аны алмаштыра, — дип сөйли ата, фотоларның әле берсен, әле икенчесен күрсәтеп. 

Ул шулай ук зур портретка заказ биргән, анда алар өчәү төшкән — ата һәм аның ике улы. 

Хәзер Шакир Маняпов улының һәйкәлен тулы буена ясату турында уйлый. Әмма аны кабергә урнаштыруда кыенлыклар бар икән — урын аз.

— Мин аңа «Россия Герое» исемен бирүләрен телим. Кешеләр хуплый, 800 кеше петициягә кул куйды инде, — ди ата, үзенең уйлары белән уртаклашып. 

Быел апрель аенда Шәүкәт укыган 1 нче гимназиядә аның хөрмәтенә биографиясе һәм хезмәт тарихы язылган мемориаль такта ачылды. Кадетлар корпусында да шундый ук истәлек тактасы бар. 

Әтисе әйтүенчә, моның нәрсә белән бетәчәген алдан белгән булса да, улы бернәрсә дә үзгәртмәс иде.

Алмаз Кашаев

Фото vk.com/ntrtv сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев