Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Гасырларда яшәр исеме

Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә дин галиме, мәгърифәтче, халык табибы Таҗетдин Ялчыголның тууына — 255, вафатына 185 ел тулуга багышланган төбәкара фәнни-эзләнү конференциясе узды.

Шәһәребез китапханәләр берләшмәсендә күркәм гадәт яшәп килә: һәр яңа ел Түбән Кама төбәгендә туган яисә яшәп киткән шәхескә багышлана. Әлеге традициягә 2018 елда нигез салынды. Ул вакытта ел дәвамында күренекле дин әһеле, бөек реформатор, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани исемен яд итсәк, 2021 ел шагыйрь Рәшит Гәрәй елы дип игълан ителде. 2022 ел якташыбыз, халык шагыйре Разил Вәлиев иҗатына багышланган күләмле чаралары белән тарихка кереп калды. Агымдагы ел исә күренекле дин галиме, мәгърифәтче, халык табибы Таҗетдин Ялчыгол исеме белән бәйле. 

Чара «Шәхесләр белән бизәлә туган як тарихлары» проекты кысаларында үткәрелде. Ул Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге каршында эшләп килүче төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте, шәһәребез китапханәләр берләшмәсе һәм «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының Түбән Кама бүлеге белән уртак зур проекты булып тора. 

Дога белән башланган эш хәерле санала. Конференцияне шәһәр үзәк мәчете имам-хатыйбы Салих хәзрәт Ибраһимов Коръән аятьләрен укып ачып җибәрде. Тоба авылыннан килгән кунак — мөслимә Разия Якупованың «Бу изге Җомга көн» мөнәҗәтен укуы да бу зур чарага ямь өстәде. 

Кунакларны һәм катнашучыларны Түбән Кама китапханәләр берләшмәсе директоры Гөлназ Арсланова сәламләде. Ул Таҗетдин Ялчыголның энциклопедик шәхес булуы турында әйтте. «Аның атаклы «Рисаләи Газизә» китабына карап, татар телен өйрәтергә була, дип саный галимнәр. Шуңа да әдипнең әлеге һәм башка хезмәтләре бүген, татар теле өчен авыр көннәрдә, бигрәк тә актуаль. Туган телебез, горефгадәтләребез турында үзебез кайгыртмасак, милләтебезне саклап калу кыен булачак. Монда без Таҗетдин Ялчыгол мирасына таяна алабыз», — дип ассызыклады ул. 

«Ак калфак» татар хатынкызлары оешмасының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Галиуллина фикеренчә, туган төбәгебез тарихында шундый олпат затларның булуы — безнең өчен зур горурлык. Һәр кеше үз туган ягыннан чыккан күренекле шәхесләрне белергә, зурларга, иҗатларын өйрәнергә тиеш.

Мондый чараларның яшь буынны тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия булуы турында Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге башкарма директоры Фирдәвис Ханов та билгеләп үтте. «Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк. Таҗетдин Ялчыголны милләттәшләре 185 елдан соң да искә ала икән, димәк, аның туган халкы алдында башкарган эшләре бәяләп бетергесез», — диде ул. 

Таҗетдин Ялчыголның әдәби мирасы әле бик аз өйрәнелгән. Тәрҗемәи хәле турында да мәгълүмат җитәрлек түгел. Белгечләр фикеренчә, мәгърифәтченең биографиясендә күп нәрсәләргә ачыклык кертәсе бар. Әйтик, моңарчы әдипнең кайда һәм ничәнче елда тууы галимнәр арасында бәхәс уяткан. Тарихчы Дамир Гарифуллинның тынгысызлыгы, эзләнүләре ярдәмендә аның Азнакай районы Чалпы авылында тууы ачыклана. 

Булачак галим әтисе белән бергә шактый дөнья гизгән: Әстерхан, Дагыстан, Истанбулда яшәп белем эстәгән, китаплар күчереп язган. Әтисе вафатыннан соң Таҗетдин Ялчыгол Кама аръягына чыгып, авылларда муллалык итә башлый. 8 ел Каенлы авылында яши, гомеренең 25 елын Кызыл Чапчак авылында үткәрә. Әйе, тумышы белән Азнакай районыннан булса да, гомеренең иң гамьле еллары-җитлеккән чоры Түбән Кама төбәге белән бәйле. Биредә ул гаилә кора, балалары туа. Үзен таныткан, халык мәхәббәтен яулаган күп кенә әсәрләрен нәкъ менә биредә яшәгәндә иҗат итә. Шуңа да аны хаклы рәвештә үзебезнеке — Түбән Кама төбәгенеке дип атый алабыз. «Мин үзем дә — Кызыл Чапчак авылы кызы. Тик, кызганычка каршы, авылыбызда Таҗетдин Ялчыгол исемен саклаган бер генә әйбер дә юк. Тарих укытучылары да сөйләмәгән. Югыйсә эзләнгән, ул вакытта яшәгән өлкән буын вәкилләреннән сораштырып, язып алган булыр идек. Күпме мәгълүмат эзсез югалган!» — дип уй-фикерләре, борчулары белән уртаклашты конференцияне оештыручы һәм алып баручы Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина.

Каенлы авылы китапханәчесе Флера Гарипова Ялчыгол турында мәгълүматларны инде егерме ел туплый. Авылдашы, ветеран укытучы Фәхри ага Шәрәфиевнең Каенлы авылы тарихына багышланган, ул вакытта әле кулъязма хәлендә сакланган китабын һәм «Мирас» журналында басылган язмаларны укыгач башлана бу изге гамәл. Республика милли китапханәсенең дә ярдәме зур була: Ялчыгол турында хезмәтләр, газета-журнал битләрендә дөнья күргән язмаларның күчерелмәләрен җибәрәләр Каенлыга. Шуларга нигезләнеп, китапханәдә Таҗетдин хәзрәткә багышланган даими күргәзмә эшли башлый һәм ул әледән-әле яңа басмалар, хезмәтләр белән тулыланып тора. 

Түбән Кама шәһәре китапханәләр берләшмәсендә Таҗетдин Ялчыгол елы кысаларында тормышка ашырылган чаралар турында берләшмә методисты Рамилә Сафина хисап тотты. Ә күрсәтерлек эшләр шактый икән: әдипкә багышланган китап күргәзмәләре, "түгәрәк өстәл«ләр, китапханәләргә килүчеләр белән әңгәмәләр — шуларның кайберләре генә. Ялчыгол яшәгән Зәй районында булып, каберен зыярәт итеп кайтулары да укучылар күңелендә якты хатирә булып сакланыр, мөгаен. 

Тарихчы Айдар Хәмзин үзенең архивларда эзләнү нәтиҗәләре белән уртаклашты. Шәҗәрәләр остасы, шәһәребез аксакалы Мансур Ганиев Ялчыголның кызына багышлап язган «Рисаләи Газизә» әсәрен мәңге искерми торган әсәр, балалар әдәбиятының иң матур үрнәге дип атады. 

Мамадыш районының туган як тарихын өйрәнүчеләр оешмасы җитәкчесе Рәисә Муллаәхмәтова мәгърифәтченең Мамадыш төбәге белән бәйләнеше турында сөйләде. Билгеле булганча, Ялчыголның әтисе Кече Сон авылында җирләнгән. Әтисе вафатыннан соң Таҗетдин шул авылда урнашкан мәдрәсәдә гыйлем биргән, муллалык иткән, кешеләрне дәвалаган. Мәдрәсә озак вакыт ташландык хәлдә була. Аны Сон авыл җирлеге үзидарәсе көче белән яңадан торгызганнар. Бүген биредә композитор Фәрит Яруллин музее урнашкан. Анда Таҗетдин Ялчыголга багышланган мәгълүматларга бай экспозиция белән дә танышырга мөмкин. 

Ялчыголның шәхесе һәм иҗаты бик күп галимнәрнең игътибарын үзенә җәлеп иткән. Язучылар, фән эшлеклеләренең аңа багышланган хезмәтләре, әсәрләре турында үз чыгышында Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәре Айгөл Гәрәева сөйләде. 

Таҗетдин Ялчыгол җиде бала әтисе булган. Бүген исә нәсел дәвамчылары берничә йөздән артып китә. Чарага мәгърифәтченең Зәй шәһәрендә яшәүче бишенче буын оныгы Рәзилә Таҗетдинова-Җиһаншина да килгән иде. Ул ерак бабасының мирасын тирәнтен өйрәнүе турында әйтте. 

Таҗетдин Ялчыгол — Зәй төбәге өчен дә кадерле шәхес. Гомеренең соңгы елларын мәгърифәтче Зәй районы Мәлем авылында уздыра. Монда ул балалар укыта, руханилык вазифаларын үти, табиблык белән шөгыльләнә. Үлеме дә табиблык иткән вакытка туры килә. Имәнлебаш авылына авыруны карарга килгәч вафат була. «Кайда үлсәм, шунда җирләрсез», — дигән васыяте буенча мәңгелек йортын шунда таба. Бүген зәйлеләр якташларын зурлап, якты истәлеген кадерләп яши. Каберен карап торалар. Ел саен «Ялчыгол укулары» республика фәннигамәли конференциясен уздыру да күркәм традициягә әйләнде. Быел ул унынчы тапкыр үткәрелде. 

Бу төбәктә — Мәлем авылында тагын бер матур гадәт яшәп килә — ел саен Ялчыгол нәселенең дәвамчылары бергә җыелып, зур бәйрәм оештыра икән. Әлеге очрашулар турында Ялчыгол мирасын саклауда башлап йөрүче кешеләрнең берсе булган эшмәкәр Ленар Шаһиев сөйләде. Журналист Рәзимә Кашапова мондый конференцияләрнең зур әһәмияткә ия булуы, аларның китап укучылар күңелендә якташыбызның иҗатына хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләве турында әйтте. 

Әйе, Таҗетдин Ялчыголның тормышы һәм иҗаты турында без әлегә бик аз беләбез. Үзенең бөтен гомерен газиз халкын аң-белемле, динле итүгә багышлаган затның шәхесен өйрәнү, бай мирасын барлау буенча эшлисе дә эшлисе әле. Ә конференциядә яңгыраган чыгышлар шушы озын юлда мөһим бер адым булып тора. Шунысы куанычлы: чарага мөгаллимнәре белән бергә мәктәп укучылары, студентлар да килгән иде. Шулай икән, димәк, башланган эш дәвамлы булыр дигән теләктә калыйк. 

Айгөл Гәрәева, Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәре 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев