Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Гәрәй солдат күргән михнәтләр

Әтием ягыннан бабам Әхмәтгәрәй искиткеч зирәк кеше иде. Шуның өстенә тырыш, бар эшкә кулы ятып торды.

Мине иң гаҗәпләндергәне — сирәк очрый торган сыйфат — тормышны яратуы аркасында аңа гел җай чыгып торуы һәм аның сугышның утлы боҗраларыннан, төрле бәрелешләрдә исән калуы — нәселебез тарихында үзе бер күркәм истәлек. Әйтүе генә ансат, өч тапкыр немец концлагерыннан качып котыла, тәмәке тартмыйча, тиешле солдат паегын ипигә алыштырып, ач та калмаска тырыша. Сугыштан яңа һөнәр — мич чыгарырга өйрәнеп кайта. 

Бабам Әхмәтгәрәй Әхмәтгалим улы Галимов 1941 елның август аенда Теләче военкоматыннан сугышка алына. Иң элек начар яманаты бөтен илгә таралган Суслонгер хәрби әзерлек лагерына эләгә, имеш, сугыш серләренә өйрәтәләр. Ачлыктан, тәртипсезлектән, түзә алмаслык шартларда ничек исән калганнардыр, сугышка алар бу мәхшәрдән котылдык, дип, сөенеп китәләр. Әйтерсең лә, ут эченә бармыйлар. Алда нинди газаплар, аянычрак хәлләр көткәнен беркем дә белми шул. 

Архив белешмәсе буенча, бабам 1942 елның февраленә кадәр 712 нче укчы полкта хезмәт итә. Каты бәрелешләрдән соң сугышчылар чолганышта калалар. Шуннан соң авылга Әхмәтгәрәй Галимовның үлгән хәбәре килә. Хәтер китабында (Ахметгалимов Ахмет Гареевич, 1907 г. р., д. Ср. Меша, красноармеец, 712ст.132с. д, погиб 20.02. 1942.зах. Орловская обл. Дросковский р-н, с. Рубленый Колодец) дигән юллар бар. Руслар аны Ахмет дип, Гәрәен әтисенең исеме итеп әйткәннәр, документларында да күрәсең, шуңа ялгыш язганнар. 

Әбием Маһисәрвәр дүрт бала белән тол кала. Балаларына ашатырга каян гына ризык юнәлтеп бетергәндер. Бер караңгыдан икенчесенә кадәр колхоз кырында эшләп, авыр тормыш арбасын тарта. Ил өстенә килгән афәт бер гаиләне дә читләтеп узмый. Ашарларына җитмәгәнлектән, күпләрнең сабыйлары ачтан шешенеп үлә. Әби нарасыйларын ач-ялангач итмәс өчен ничек итсә итә, хәтта сыерын да бетерми. Чулпы, беләзек, йөзек, тәңкәләрен һәм кешелеккә кия торган киемнәрен Мамадыш якларына алып барып, ипи-бәрәңгегә, онга алыштыра. Колхоз бер сынык булса да икмәк бирмәсме дип, сугыш башланганда ун яшьлек булган олы улы Корбангали, сигез яшьлек минем әтием Һадиулла колхоз эшенә йөри башлый. Дүрт яшьлек кызы Тәгьзимә эштән кайтучыларга чиләк белән кычыткан җыеп куя (әле анысын табуы да кыен, чөнки бар кешегә дә кирәк бит). Әтисеннән ике яшьтә калган Миңнегаян, азрак үсә төшкәч, абыйларына төшке ризык илтеп, алардан ашарга калмасмы дип өметләнеп утыра торган була.

Ябык, хәлсез бу малайны гел яшәмәс дип уйлаганнар, әбигә дә, үлсә бер тамак кимрәк булыр иде дип әйтүчеләр табылган. Әбием: «Артык балаларым юк», — дип җавап бирә андыйларга. Бу бала исән калмас инде дигән Миңнегаян Галимов, бабайның өченче улы, унөч ел дәверендә Түбән Кама районы башкарма комитеты рәисе урынбасары вазыйфасын башкарып, аннан соң «Кызыл Чишмә» кошчылык фабрикасы ябылганчы шунда баш бухгалтер булып, республикабызның атказанган икътисадчысы исемен алды. Сугыш чоры егетләренең — әтинең, абыйларның да, кыенлыклар күреп, сыгылмыйча, бирешмичә, белем алып, югары дәрәҗәләргә ирешүләрен әйтми калмый ярамый. 

Үлгән хәбәре килгән вакытта Гәрәй бабай чолганышта калып, немецларга әсирлеккә эләккән була. Җаен туры китереп, аннан ике тапкыр кача, әмма аны тотып кире кайтаралар. Моның өчен ничекләр атып үтермәгәннәрдер! Гаҗәп хәлләр... Өченче очракта лагерьдан алты кеше кача, кайда да үлем, тотсалар да, тоткынлыкта интегеп ятканчы, нәрсә булса, шул булыр дип, тәвәкәллиләр. Бергә күмәкләшеп ашарга эзләп йөрү куркыныч була башлагач, кочаклашып саубуллашканнан соң, төрлесе-төрле якка таралышалар. Бабайның: «Гади поляк халкына рәхмәтлемен, алар мине ач үлемнән алып калдылар», — дип, елый-елый сөйләгәне хәтергә сеңеп калган. Андагы халык хуторларда яшәп, һәр хуҗалык малларын аерым көткән. Бабай әллә ничә мәртәбә шул көтү көткән поляклар янына килеп чыккан. Тегеләре әсирлектән качкан ач совет солдатына ризыкларын жәлләмичә биреп, үзләренә дә куркыныч янавын истә тотып, аның бу тирәләрдән тизрәк китүен сораганнар.

Урманнарда төрле үләннәр ашап, ачлы-туклы йөргән, ничәмә тапкыр фашистлар кулына эләгүдән котылып калган Әхмәтгәрәй, мең бәлаләр белән 1944 елның августында совет армиясе частьләренә килеп юлыга. Күпсанлы тикшерүләр, сорау алулар турында ул бары олыгайгач кына сөйләргә батырчылык иткән. Әсирлектә булганнарның күпчелеге бу михнәтле елларын искә алып, гомерләре буе авыз ачарга куркып яшәгәннәр. Архив документларында язылганча, бабай тоткынлыкта булган, Хом шәһәрендәге концлагерь әсирләрен 1944 елда азат иткәннәр. Бу вакытта вафат булган дип исәпләнгән бабайның фронтта икәнлеге турындагы хәбәре авыл советына килеп ирешә. Өйдәгеләр, атаанасы моңа бик ышанып бетмиләр. Яу кырындагы канлы бәрелешләрдән чыкканнан соң гына, солдат үзенең исәнлеген әйтеп, әти-әнисенә хат юллый ала. Язуын танып, шулчакны гына аның исән булуына ышанганнар, туганнары, балалары елый-елый шатланышканнар.

Ә. Галимов 193 нче укчы полкта солдат хезмәтен дәвам итеп, бары 1945 елның 9 октябрендә генә туган авылына сау-сәламәт кайту бәхетенә ирешә. Фронттан кайткач әби белән бабайның тагын ике балалары — Нургали белән Фаягөл дөньяга аваз салган. Әсирлектә булуы сәбәпле, бабабызны органнар 1954 елга кадәр исәпкә куеп, гел тикшереп торганнар. Кызым Айгөлнең карт бабасы узган дәһшәтле сугыш юллары турында архив материалларын бик эзләп табасы килде һәм ул моны уңышлы башкарып чыкты. Бабайның «За отвагу», «За Победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941-1945г.», 1945 елда «Одер елгасын алган өчен» медальләре һәм Сталин приказы буенча бирелгән күпсанлы Рәхмәт хатлары оныкларында истәлек булып саклана. 

Сугыштан бабай мич чыгарырга өйрәнеп кайткан. Салкын окопта ятканда командиры аңа: «Татарлар бернидән курыкмыйлар, Ахмет, синең осталыгың бар, әйдә блиндажга мич чыгар», — дигән боерык биргән. Командир үзе өйрәтеп торган, бабай бу эшне башкарган. Шуннан соң моны гел Әхмәтгәрәйгә йөкли торган булганнар. Сугыштан кайткач ул балта остасы, мич чыгаручы булып йөргән. Улларына-кызларына укыгыз, белем алыгыз, дигән акыллы киңәшләрен биргән. Ашарга туяр-туймас елларда да аларны һөнәр алу өчен укырга җибәргән. Балалары бабайның сүзен аклап белем алалар, илебезнең төрле шәһәрләрендә, районнарында төпләнеп яшиләр, дәрәҗәле урыннарда эшлиләр. Кызганыч, дүрт улы да бу дөньядан иртә киттеләр. Бабабыз үзе йөрәге авыртып вафат булды. 

Без — Гәрәй бабайның беренче оныклары — аның башыннан кичкәннәрен таң калып, авыз ачып тыңлый идек. Яшьлегебез белән күп нәрсәләрне аңлап та бетермәгәнбез, күрәсең. Хәзер күп еллар узгач та, бабаемның сугыш афәтләре турында сөйләгәннәрен еш искә төшерәбез. Бабай күңеле тулып, сугыш хатирәләре йомгагын сүткәндә аңа нихәтле кыен булуын үз күзләребез белән күреп торсак та, ни кызганыч, башыннан кичергән михнәтләрнең барысын да аннан юньләп сораштыра белмәгәнбез. Сабыр, тыныч холыклы бабабыз күпсанлы оныкларын бик ярата иде. Җәй көннәрендә әби-бабай янында авылда торып, алар тормышыннан үрнәк алып, файдалы киңәшләрне, әйберләрне каныбызга сеңдереп, үзебезгә өлге итеп алдык. Алар совет заманында да биш вакыт намазларын, догаларын укып, кешеләргә карата миһербанлы, мәрхәмәтле, ярдәмчел булып гомер иттеләр. 

Без — нәсел дәвамчылары, Гәрәй солдат күргән сугыш афәтләре кабатланмасын, хәтер сандыгындагы истәлекләрне саклап, киләчәк буыннарга җиткерик дигән теләк белән яшибез.

Рузалия Хәйруллина
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев