Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Эзтабарлар эштә

Карелиядә уза торган традицион «Хәтер» вахтасына Түбән Камадан «Нефтехимик» эзтабарлар отряды китте/

Суоярв районына түбәнкамалыларның инде бишенче тапкыр барулары. Алар арасында НТР- 24 телеканалы операторы Рафаэль Рәкыйпов та бар. 

Карелия тайгасы күп сугышлар күргән. XX гасырда гына да монда Фин һәм Бөек Ватан сугышлары булып узган. Алар икесе дә канкойгыч сугышлар булып, бик күп хәрбиләр кырылган. Безнең буынның бурычы — хәбәрсез югалган әнә шул каһарманнарның сөякләрен табып, җиргә иңдерү. Эзтабарлар отрядлары анда әнә шул максат белән бара да инде.

«Карелиядә эш шул ягы белән катлаулы, тайга буйлап күп километрлар үтәргә туры килә. Андый чакларда бер-бер артлы барырга кирәк, чөнки тирә-якта — сазлык, куе урман һәм кыргый хайваннар да очрый», — дип хәбәр итте Рафаэль Рәкыйпов. 

Шундый авырлыкларга карамастан, эзтабарлар тайгада эзләнү эшләрен дәвам итәләр һәм сугышчыларның сөякләрен һәм шәхси әйберләрен тапсалар, бик шатланалар. 

«Казу эшләренең унынчы көнендә Екатеринбург һәм Мәскәү тирәсеннән килгән эзтабарлар отрядлары белән берлектә һәлак булган 31 солдатның сөякләрен казып таптык. Безнең отряд үзе генә алты кызылармияченең сөякләрен казып чыгарды», — дип уртаклашты телефон аша «Нефтехимик» эзтабарлар отряды командиры Ольга Ланцова. 

Солдатларның сөякләрен табу бер нәрсә, аларның кем булуларын ачыкларга да кирәк бит әле. Ярый ла солдат медальоны табылса! Ләкин сугышчылар аларны бик сирәк йөрткән, чөнки начар билге дип саналган. 

Ә менә бу экспедиция вакытында шундый медальонлы бер солдатның сөякләре табылган. Тикшеренү әле дәвам итә һәм ул капсула эчендә язулары булса, солдатның исемен ачыклау өчен кулдан килгәннең барысы да эшләнәчәк. Медальон хуҗасы фин сугышы вакытында һәлак булгандыр, мөгаен. Янәшәдә табылган мөштек тә шуңа ишарә. 

«Бер тиенлек номиналы булган 1936 елгы ике тәңкә, «А» һәм «Е» хәрефләре уеп ясалган тәмәке тарту мөштеге табылган, шуңа күрә солдатның исемен ачыклау мөмкинлеге бар», — дип ышаныч белдерде «Нефтехимик» отряды әгъзасы Рафаэль Лотфуллин. 

«Нефтехимик» эзтабарлар отряды төрле һөнәр ияләрен берләштерә. Алар — үз эшләренең чын фанатлары. Экспедициядә әле беренче тапкыр катнашучылар да бар. Мәсәлән, Сергей Ефремов шундыйлардан. 

«Минем бабам 1943 елда Сталинград янында һәлак булган. Үз гамәлләрем белән мин Ватан өчен гомерләрен биргән кешеләргә бурычымны кайтаргандай булам», — ди Сергей. 

Бу инде «Нефтехимик» ның Карелиягә бишенче экспедициясе, әмма соңгысы түгел. Дымлылыкка, чебен-черкиләргә һәм кыргый хайваннарга карамастан, эзтабарлар казу эшләрен алга таба да дәвам итәчәк, чөнки Ватан өчен гомерләрен биргән беркем дә онытылырга тиеш түгел.

Евгения Корбакова
Рафаэль Лотфуллин фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев