Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

«Эш күрсәткән ирне ил онытмас...»

15 нче февральдә шагыйрь, көрәшче, Бөек Ватан сугышы герое, татар халкының каһарман улы Муса Җәлилнең тууына 117 ел уңаеннан Түбән Камада төрле чаралар узды.

Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил Бөек Ватан сугышы елларында әсирлеккә төшә һәм «Моабит дәфтәрләре» дигән циклда йөздән артык шигырь яза. Әсирлектә вакытында Германия дәүләтенә каршы яшерен оешмада эш алып барган өчен аны, көрәштәш дуслары белән, 1944 елның 25 августында, Берлинда гильотинада җәзалап үтерәләр.

Шагыйрьнең туган көне уңаеннан һәйкәле каршында узган митингта шигырьләрен укыдылар, иҗатын һәм тормыш юлын хөрмәтләп, һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Әле күптән түгел генә ачылган "Яшь тамашачылар театры«нда патриот-шагыйрьгә багышланган чара булды.

«КОВЕР» яшьләр инициативалары үзәгендә дә Муса Җәлилнең тормыш юлына, иҗатына багышланган гаять эчтәлекле әдәби-музыкаль кичә (сценарий авторы Вәсилә Исмәгыйлева) узды. Бирегә килгән мәктәп укучылары, студентлар шагыйрьне бер минут тынлык белән искә алдылар, Җәлилнең иҗаты белән яхшы таныш булуларын күрсәттеләр: матур итеп аның шигырьләрен яттан сөйләделәр, биографиясе белән таныштырдылар.
Фото vk.com/tukai_nk.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X