Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

«Еллар узгач та онытылмый»

Кешеләрне шатландыру — үзе бер бәхет. Тик яхшылык эшләү, эшли алу һәркемгә дә бирелмәгән.

Кайбер кешеләрнең тормыш рәвеше ул башкаларга яхшылык эшләү. Игелек кылу — ул кешенең эчке тойгысы. Ирем хәрби офицер булгач, илебезнең төрле почмакларында булырга, төрле шәһәрләрдә яшәргә туры килде. Бу хәл Советлар Союзы чорында, 1980-90 нчы елларда булды. 

Ирем Сәхәп шулай бер көнне армия хезмәтенә яңа килгән яшь солдатлар белән танышып йөри икән. Һәрберсе алга чыгып, үзе белән таныштыра. Бер тыйнак кына яшь егет «Мин Татарстаннан, Түбән Кама районыннан», — дигән. Ирем шунда кайсы авылдан булуы белән кызыксына. Баксаң, әлеге егет Югары Чаллы авылыннан Марат Нургалиев булып чыга. Ирем үзе дә бит шул авылдан! Сәхәпнең сөенече эченә сыймый. Өйгә кайткач бу очрашуны миңа да сөйләде, әйтерсең, кош тоткан! Ул вакытта бит армия хезмәте ике ел иде. Ирем хезмәт иткәндә шушы егетне үз канаты астына алды, автобус йөртергә укытты, ял көннәрендә кунакка да алып кайтты. Без авылча бәлешләр, өчпочмаклар пешереп, аны көтеп ала идек. Марат безнең туганыбыз кебек якын кешегә әйләнде. 

Күпмедер хезмәт иткәч, ул отпускага кайтыр алдыннан кунакка килде. Ирем: «Акчаң бармы?» — дип сорагач, кыюсыз гына «бар» дип җавап кайтарды. Шулай да без туганнарыңа, әниеңә күчтәнәч алырга, дип аңа күпмедер акча бирдек...

Фотода Марат Нургалиев (шәхси архивтан)

Ул вакыттан соң инде күп еллар узды, күп сулар акты. Марат та инде илледән узды, Себер якларында эшләп йөри. Туган якларына еш кайта. Әле дә безне онытмый. Кайткан саен хәлебезне белергә килә, командирга дип бүләген дә онытмый. Зур бәйрәмнәрдә шалтыратып, котламый калмый. 

Бер уйласаң, ирем хезмәт иткән елларда якташлар белән очрашулар шактый булды. Аларга да күп ярдәмебез тиде. Тик Марат кебекләр булмады. Безгә бер нәрсә дә кирәк түгел. Тик бер яхшы сүз — күңелне җылыта бит. Менә бит, әллә кайчангы бер кечкенә генә яхшылык — тау кадәр булып әйләнеп кайтты. 

Кайберәүләр башкаларга яхшылык кылганда да үз файдалары турында уйлыйлар. Әйдәгез, кешеләр бер-беребезгә җылы сүзебезне, яхшы мөгалләмәбезне кызганмыйк! Күркәм гамәлләр белән, аралашып, хәл белешеп, ярдәмләшеп яшик.

Төп фотода Сәхәп Садыйков (шәхси архивтан)

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев