Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Еллар узгач кайткан солдат

Бөек Ватан сугышы вакытында күпме солдат хәбәрсез югалган, күпмесенең гомере киселгән, алар туган җирләргә әйләнеп кайта алмаган.

Шуларның берсе — минем дустым, каләмдәшем Мөнҗия Хәлимованың туганы, әнисенең бертуган абыйсы, Сарман районының Иске Имән авылында туып үскән Мирзаһит Әгъләм улы Әгъләмов.

Мирзаһит тугыз балалы гаиләдә туып үскән. Әтисе, әнисе — колхозчылар. Аның балачагы, яшьлек еллары турында сеңлесе Зәйтүнә бик яхшы хәтерли. «Биш яшемдә ул мине укырга, язарга, исәпләргә өйрәтте», — дип искә ала ул. Мирзаһит йомшак күңелле булган, татар телен бик яраткан, яхшы һәм бик яхшы билгеләренә генә укыган. Наданлыкны бетерү чорында укытучы булып эшләгән. Аннан авыл Советында сәркәтип вазифаларын башкарган. Тормышны көйләр өчен туган авылыннан Свердловск өлкәсенә чыгып киткән егерме ике яшьлек егет, заводта эшләп, авылда калган әти-әнисенә, гаиләдәге балаларга матди ярдәм итеп торган. Бераздан шунда гаиләсен корып, улы һәм кызы дөньяга килгән. 

Шулай тыныч кына яшәп ятканда, кинәт Бөек Ватан сугышы башлана, илебезгә фашист илбасарлары һөҗүм итә. Мирзаһит беренче көннәрдән үк фронтка китә. Ул Смоленск өлкәсендә, Духовщина районында 39 нчы армиянең 143 нче танк бригадасында хезмәт иткән, анда барган иң каты бәрелешләрдә катнашкан. Смоленскины алыр өчен анда полк-полк солдатлар керткәннәр, чөнки Троицкое авылында немецларның төп көчләре тупланган. Югалтулар зур булган. Безнекеләр бары өч айдан соң гына Смоленскины ала алганнар.

1943 елда әти-әнисенә башта Мирзаһитның хәбәрсез югалуы, аннан соң һәлак булуы турында хәбәр килеп ирешә. Шул хәбәрдән соң ничә дистә еллар бернинди яңалык та булмый...

Могҗиза! Һич көтелмәгән 2013 елның август аенда Мирзаһитның туган авылына хәбәр килә. Авыл советында телефон шалтырый. Телефонны Мирзаһитның туган сеңелесенең кызы Гөлнур — авылның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары ала. «Безгә Смоленск эзтабарлары чыкты. Сезнең авылның Бөек Ватан сугышында катнашкан Мирзаһит Әгъләмовның медальонын, андагы сакланган язманы: туган елын, туган авылын, исем-фамилиясен, Егоршино военкоматыннан сугышка алынуы турындагы белешмәне, киеп йөргән ботинкаларын, каскасын, котелогын һәм җәсәден тапканнар. Авылыгызда бу кешене белүче юкмы?» — ди телефондагы тавыш. «Ничек булмасын! Ул бит безнең абый!» — дип кычкырып җибәрә Гөлнур. 

Мирзаһит абыйсы турында Гөлнур әнисе Зәйтүнә сөйләүләре буенча күптән ишетеп белгән. Зәйтүнә апага ул вакытта инде 88 яшь тулган була. Әниләренең ничек сагынып улын көтүен бик яхшы хәтерли ул. Минут эчендә, Мирзаһитның туганы белән (ничек шулай туры килгән!) элемтә вакытында батыр солдат турында мәгълүмат алына, аның җәсәден алып кайтып, авыл зиратына күмү хәл ителә! Зәйтүнә апаның оныгы Илдар Әхтәмов, Фәнил Габдрахманов юлга кузгалалар, 3070 чакрым җирне үтеп, өч тәүлектә кайтып җитәләр. Юл чыгымнарын каплауны Сарман район хакимияте тулысынча үз өстенә ала.

Могҗизаның икенчесе — Мирзаһит авылдан август аенда чыгып киткән була. Хатлары еш килеп торган. «Хезмәт ялы вакытында, август аенда, ял алып, туган якларга кайтам», — дип яза ул Свердловск өлкәсендә эшләгән вакытта. Чыннан да, Мирзаһитка август аенда кайтырга насыйп булды, дөресрәге, аны алып кайтып җирлиләр. Ләкин 70 ел үткәннән соң. 

Мирзаһит абыйның тормыш иптәше гомере буена аңа тугрылыклы калган, соңгы сулышына кадәр аны көткән. Күңелең көтә икән, килгән хәбәргә ничек ышанырга мөмкин?! 

Гомумроссия җәмәгать оешмасы «Эзләү» хәрби-патриотик фонды «Үлемсезлеккә атлау» медален булдырган. Бу медаль нәкъ менә Мирзаһит абый кебек үзен-үзе аямыйча, ахыргача көрәшкән миллионнарча батыр солдатларга багышланган. 

Мирзаһит солдат үзенең тормыш итү кагыйдәсе белән үлемсезлеккә атлады, мәңгелеккә исемен алтын хәрефләр белән авылдашларының, якташларының йөрәгенә уеп калдырды. Батыр солдат онытылмас. 

Рушания Габбасова, ветеран-педагог, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы. 

Фотоларда: Мирзаһитның казып табылган шәхси әйберләре.
Солдат медальоны. 
Фотолар шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев