Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

«Дөньялар тыныч булсын»

Илгә ябырылган олы кайгы — миллионнарча корбаннар биргән сугыш афәте балалар өчен дә зур сынау булды.

Аларның бәхетен урлаган, бик күпләрне ятим иткән бу куркыныч көннәр йөрәктә уелып калган. Искә төшергән саен, күз алдына китерсәң, җаннар телгәләнә.

Гөлсирә Нәбиулла кызы Сәлахова, Чирмешән районы Яңа Кади авылында, сугыш чорының авыр көннәрен үз җилкәсендә күреп үскән бала. Язмыш җилләре аны Түбән Кама районы Афанас авылына алып килә. 

«Без күргән хәсрәтләрне бүгенге чор балалары күрергә язмасын», — ди ул. 22 нче июнь көнне авылның иратлары ат арбасына утырып сугышка чыгып китә. Аларны авылдашлары елап, авыл капкасына кадәр озата. Әтисе Нәбиулланы сугышка озатканда, әнисе япь-яшь килеш 4 бала белән кала. Шул көннән соң авылда калган бала-чага, хатын-кыз өчен авыр тормыш башлана. Озак та тормый, уракка төшәләр. Көннәр бик кызу, хатын-кызлар бар көчләрен биреп, урак уралар, аякларында чабата. Балалар да аларга булыша, артларыннан калган башакларны җыеп бара. Чөнки җир өстендә башаклар калса, сугыш чоры законнары кырыс, җәзага тартырга да мөмкиннәр... Ачлык, ашарга юк, хәлсезләнеп, арып кайтсалар да, фронтка дип оекбашлар, бияләйләр бәйләп җибәргәннәр. 

«Шулай итеп айлар узды, әтидән хәбәр юк. Әни әрнепәрнеп елый, без аңа кушылып елыйбыз. Бик авыр иде ул чорлар. Әнием безне, 4 баласының тамагын туйдырыр өчен ни генә эшләмәде. Без ашамаган үлән, черек бәрәңге дисеңме, алабута, язга чыккач яшь кычыткан — берсе дә калмады. Урманнан юкә яфраклары, агач бөреләре җыеп, әни шуларны киптереп, уып җәймә ясый иде. Ул чорда күп кешеләр ачтан үлделәр. Безнең күз карасыдай саклаган кәҗәбез бар иде. Шул кәҗә генә үлемнән алып калды безне», — дип, күз яшьләре белән искә ала сугыш елларын Гөлсирә апа. 

Әтиләре сугыштан кайткан көн — иң бәхетле, якты көн булып балаларның хәтерендә сакланган. 1945 елның көзендә, бакчада бәрәңгеләр алынып беткәч, әтиләре исән-сау сугыштан әйләнеп кайта. «Ул кайткач ничектер рәхәт булып китте. Мин беренче сыйныфка укырга кердем. Өскә, аякка кияргә юк. Әти чабата үрде, әтинең шинеленнән әни оек тегеп бирде. Аннан әкрен генә җайга кереп китте тормышлар. Күптән ипи ашаганыбыз юк иде, әти кайткач ашадык без аны. Бөтен күзәнәкләремә кадәр тоемлап ашаганым хәтеремдә ул ипине», — дип сөйләвен дәвам итте ул, сугыш чоры хатирәләрен яңартып.

...Әтиемнең сугыштан кайтканда ике «бүләге» бар иде: берсе уң кулындагы ярасы, икенчесе аягындагы пуля тишкән яра эзләре. Ул яралар аңа сугыш хатирәсе булып тордылар. Мәрхүм әтием намаз укырга тотына иде дә, азан әйткәндә кычкырып-кычкырып елый иде: «Днепр суын йөзеп чыктык, йөзә белмәгәннәр су өстендә актылар. Ничә кеше калганын әйтергә тыелган иде. Беренче сугышка кергәндә тәкъбир әйтеп, азан әйтеп кердек», — дип ачынып сөйли иде. Ни кызганыч, 1989 елда гүр иясе булды. Бу матур тормышларны күрә алмады. Совет хөкүмәте чорында ул кадәр игътибар булмады шул аларга. Хәзер ветераннарга нинди зур кадер-хөрмәт күрсәтәләр, зурлыйлар. 

Бу авыр чорлар үтте, хәзер инде хатирәләр булып кына сакланалар. Дөньялар тыныч булып, исән-сау яшәргә язсын, дип телим барыбызга.

Айзирә Кәримова, 33 нче балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев