Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Безнең әниләргә һәйкәл куярлык

Әнием — Мәчтүрә Миндубай кызы Галиева 11 бала үстергән.

Герой ана! Безнең әниләрнең күргәннәрен китапка язсаң, белмим ничә том тутырыр иде икән?! Сугыш чорында хезмәт куйган аналарның барчасына герой исеме бирер идем. Ачлыкны җиңгән аналарга һәрбер авылда һәйкәл куярлык.

Әниемнең белеме дә булмаган, аңа белемне ачы тормыш үзе биргән. Шулай да безгә гел яхшы киңәшләр генә бирде. Кешеләргә ярдәм итегез, дип әйтә иде. «Ачуны кабартсаң, тау була, йотсаң бал була — ачу тотып яшәмәгез», — дигән сүзләре дә әле бүгенгедәй колагымда яңгырап тора. Рәхмәт, әни, безнең барыбызны да яхшы кешеләр итеп тәрбияләп үстердең. 

Корбан бәйрәмендә улың тугач, гомере озын булсын дип, Корбан исеме кушкансың. Корбан-гали ул Аллаһы Тәгаләгә якын дигән сүз. Эше игелекле, үзе сәламәт булсын, дигәнсеңдер. «Син — моңлы бала, моңлыларга авыр, Раббыбыздан һәрвакыт ярдәм сора», — дигән киңәшеңне дә онытмыйм. 

Әтине 1944 елда, балаларны, карт-корыны ачлыктан саклап калганы өчен, 10 елга төрмәгә утыртканнар. Әни 8 бала белән салкын өйдә берүзе калган. Шуңа да карамастан, безне исәнсау үстерергә үзендә көч тапкан. 

Әни кичергән авырлыкларны Җир — ана ишетсә, өзгәләнеп елар иде. Ул түземле һәм сабыр булды, шуңадыр Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламады. Әни көне-төне эш атыдай колхозда эшләде. Язмышында язылган авырлыкларга бары баласын яраткан чын ана гына түзсә түзә. «Сугышлар булмасын, ачлык урап үтсен, бомбалар шартламасын, балалар бәхетләре белән тусын», — дип тели идең, әнием. Ачлык елларында пешергән кычыткан һәм алабута ашларыңның тәме телемдә әле дә саклана. Сугыш чоры балалары — ипигә генә түгел, җылы сүзгә сусаган балалар. Синең мич башында өйрәткән догаларың безгә авырлыкларны җиңәргә көч бирә һәм туры юлны күрсәтә. Рәхмәт, әнием! 

Без үскән чорда, җиңүне тизрәк якынайту өчен, әниләребезнең тылда, авылда ничек хезмәт куйганнарын үз күзләребез белән күрдек. Сугыш беткәч тә хатын-кызларга җиңел булмады — ирләре сугышта үлеп калганнары балаларын ялгыз тәрбияләп аякка бастырдылар, кайсыларыгыздыр аяксыз-кулсыз ирләрегезне каршы алды, аларны лаеклы тәрбияләде, ташламады.

Көз җиттеме, каз өмәләре башлана, бәрәңге алганда, өйләр юганда авылдашлар, күршеләр бер-берсенә булыша иделәр. Кызлар җыры, тальян моңы!.. Язлар җиткәч, ташу карарга елга буена, тау башына халык җыела, авыл гөрләп тора иде. Учак яна, бәрәңге пешә... Алсуланып таң ата! Шомырт исе! Язгы су елга буасын җимереп, болыннарга тарала. Без әнә шуларга куанып яшәдек. Барысы да сагынып сөйләргә генә калды... 

Ә бүген җирне алдашу, урлашу, эчүчелек басты. Адәм баласы азды. Анадан да, мулладан да, Аллаһыдан да курку юк. Акчага анасын да сатып җибәрер иде адәм баласы. Шундый заманда яшибез. Әнә шуңа күрә Аллаһы Тәгалә сынаулар җибәрә дә инде: җирләр ярыла, сулар баса — шуны беребез дә аңларга теләми.

Әнием, синең кул болгап озатуың, кулың җәеп каршылаган чакларың мәңгелек хатирә булып күңелгә сеңгән. Син горур ана идең, син ялгызлык утында түгел, балаларыңның мәхәббәт утында яндың. Без сине яратып яшәдек, йөзеңә кызыллык китермәдек. 

Менә хәзер үткәннәрне уйлап, яшьлегем үткән нигезем каршында ялгызым ямансулап басып торам. Әнием, тыныч йокла, урының җәннәт түрендә булсын!

Корбан Галиев
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев