Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Батырлык — купшы сүз генә түгел...

«Батырлык» дигән сүзне соңгы вакытларда еш кулланабыз. Нәрсә соң ул батырлык? Бу сорауга күпләребез җавап бирергә икеләнеп калыр. Бер нәрсә бәхәссез — андый геройларны безнең онытырга хакыбыз юк.

Украинадагы махсус хәрби операция барышында һәлак булган якташыбыз Шәүкәт Маняпов үзен батыр йөрәкле чын ир-ат буларак күрсәтте. Яше җиткәч, ул гражданлык бурычын үтәп армиядә хезмәт итә. Хәрби чыныгу алган Шәүкәт армия хезмәтен дәвам итеп, контракт буенча Чечняга китә. Чечня республикасы хөкүмәте медаленә лаек булып, туган якларына исәнсау әйләнеп кайта. Тик армиядә иң кирәклеләрнең берсе булган снайпер Шәүкәт Маняпов озак та үтми тагын контракт буенча, бу юлы Таҗикстанда өлкән снайпер булып хезмәт итә. Үзен хәрби хезмәткә багышлаган түбәнкамалы Украинада махсус хәрби операция башлангач, февраль аенда үзе теләп шунда китә. 

Октябрь аендагы бәрелешләрнең берсендә хезмәттәшләре белән Украина гаскәрләрен алга җибәрмичә тоткарлый ул. Герой дүрт иптәшен снаряд тиюдән саклап кала, тик үзенә кыйпылчыклар эләгә... Хәрби бурычын намус белән үтәгән якташыбыз үлгәннән соң «Батырлык ордены» белән бүләкләнә. 

«Анда беренче чиратта снайперларны юк итәргә тырышалар икән», — ди геройның әтисе Шакир Маняпов. Малаеның кечкенәдән җитез, тере бала булып үсүен искә алды. «Техниканы бик яратты. Хыялы хәрби булу иде, шуңа күрә кадет мәктәбендә укыды, армиядә хезмәт итте. Мәскәүдә Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү парадында катнашты», — дип горурланып, истәлекләре белән уртаклашты ул. Шәүкәт көрәш белән дә шөгыльләнгән. Курку белмәс, һәрвакыт кыю йөрәкле, тәвәккәл яшүсмер шул вакытта ук көчсезләрне яклап чыга торган булган. 

Шәүкәтнең дуслары, танышлары, якыннары аның һәрвакыт шат, киң күңелле, ярдәмчел кеше, яхшы әти, үрнәк абый булуын сөйли. Шәүкәт һәрвакыт әти-әнисенең хәлләрен сорашып, аралашып торган. Беренче никахтан туган балаларына да гел ярдәм итә, элеккеге хатыны белән аерылышканнан соң да, дуслар булып калалар. Менә шул ярдәмчеллеге, кешелеклелек сыйфатлары сугышчан дусларына бер генә тапкыр ярдәм итмәгән. 

«Шәүкәт бик ачык, гади, тормыш сөючән, аралашучан булды. Ул һәрвакыт, нәрсә генә булса да, ярдәмгә килергә әзер иде. Аннан ниндидер бер җылы энергетика бөркелде, кешеләрне үзенә тартып торды, хөрмәт итте, алар да аны яраттылар», — диделәр аны белгәннәр герой белән хушлашканда. 

Туган илен, туган җирен, әти-әнисен, туганнарын-якыннарын яраткан һәм саклаган Шәүкәт Маняпов кебек геройларның исеме мәңгелек.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев