Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

«Ачык йөзле, туры сүзле иде»

Халкыбызның яраткан язучысы Фәнзаман Баттал тормышының 11 елы Түбән Кама белән бәйле.

Үткен телле сатирик Фәнзаманның безнең арадан китүенә 8 ел булды. Ә аның белән бәйле истәлекләр әле бүген дә хәтер сандыгында саклана. 

Әлкидә эшләгәндә ул Актай елгасында колач салып йөзәргә ярата иде. Аннан соң әни әзерләп биргән мәтрүшкәле, сөтле кайнар чәйне эчеп, сусауны баса идек. Бүген ул елгада су да юк инде. Тальян гармун уйнап, төнге якта җырлап утырулар!.. Ул чаклар үткән гасырда сагынып сөйләр өчен күңелдә истәлек булып кына калды. 

Сине уйлыйм да мин, сүзсез калам,
Ничек түздең ачлык елларга? 
Ятим сугыш чоры балалары, 
Салды сине сагыш-моңнарга. 

Син онытмадың ул елларны, еш кына үзеңнең язмаларыңда әрнеп искә ала идең. Син язучылык юлын сайлап ялгышмадың, кеше күңелендә шатлык тудырдың. Күпләр язганнарыңны яратып укыдылар, яңа иҗат җимешләреңне көтеп алдылар. Син гармунда да уйнадың, җырладың да, җылы сүзләрең белән гади кешегә рухи азык бирдең. Син дуслыкның кадерен белә торган нечкә күңелле кеше булсаң да, әдәбиятта ачы телле, кыю тәнкыйтьче идең.

Үткен каләм иясе булган, сүзен туры әйткән һәм әйткән сүзенә һәрчак тугры калган күренекле әдип Фәнзаман Батталның китаплары һәм якты хатирәләр калды.

Язучы Түбән Кама өчен дә шактый эшләр башкарды: шин заводы газетасында һәм радиода редактор, аттракционнар паркында директор булып эшләде. Хәзер "Гаилә паркы"дип аталган шәһәр паркында агачлар утыртты һ.б... 

Үзем аның исемен мәңгеләштерү йөзеннән Фәнзаман яшәгән йортка мемориаль такта кую кирәк, дип саныйм. Ул язучыга кечкенә бүләк булып, түбәнкамалыларга кайчандыр анда татарның күренекле улы яшәгәнен хәтерләтеп торыр иде.

Корбан Галиев
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев