Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

22 июньдә Түбән Камада Җиңү монументы янында истәлекле митинг узачак

Шәһәрдә бу көнгә багышланган берничә чара узачак.

Бөек Ватан сугышы башлануга 82 ел тулу уңаеннан Түбән Камада Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтеләчәк. Бу хакта шәһәр администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Пәнҗешәмбе, 22 июньдә, шәһәрдә бу көнгә багышланган берничә чара узачак.

  • 4.00 сәгатьтә Җиңү монументы янында истәлекле митинг узачак, анда Мәңгелек утка чәчәкләр салачаклар;
  • 12.00 сәгатьтә Җиңү монументы янында гомумшәһәр митингы;
  • 12:15 сәгатьтә Бөтенроссия тынлык минуты узачак.
  • 21.00 сәгатьтә шәһәр халкын «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясендә катнашырга чакыралар.

Шулай ук бу көнне шәһәр җитәкчелеге 80 нче аерым чаңгы батальонының унтугыз сугышчысын искә алачак һәм шәһәр зиратындагы туганнар каберенә чәчәкләр салачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев