Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Түбәнкамалылар каенлык урынында күп катлы йорт төзелүенә ризасылык белдерә

Түбән Каманың Шинчылар проспектындагы 64/29 йорты каршында күп катлы торак йорт төзүгә әзерлек башланды.

Биредә яшәүчеләр НТР 24 редакциясенә җибәргән фотосурәтләрдән күренгәнчә, булачак төзелеш мәйданчыгын инде киртә белән әйләндереп тә алганнар. Бу урында үскән каеннар шул койма эчендә калган. Шулай ук койма артында эшчеләр өчен «бытовка» тора.

Каеннарны кисәчәкләрме, дигән сорау белән НТР 24 телеканалы Түбән Кама райбашкарма комитетының әйләнә-тирә мохитне саклау бүлегенә мөрәҗәгать итте. Анда әйтүләренчә, төзелеш хуҗасы агачларны саклап калу мөмкинлеген карый.

«Башлангыч мәгълүматлар буенча, объект төзелеше белән бәйле рәвештә каеннар алынырга тиеш. Төзелешне алып баручылар хәзерге вакытта яшь агачларны саклап калу вариантларын карый. Соңгы карар әлегә кабул ителмәгән».

Йортны төзү эшләре узган ел планлаштырылган иде. Ул чакта йорт 18 катлы булачак дигән мәгълүмат пәйда булды. Шинчылар проспектындагы 64/29 санлы йортта яшәүчеләргә мондый күршелек, әлбәттә, ошамый.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев