Түбән Камада кайнар су бирү торбаларының 70 проценты тузган хәлдә
Аларны тулаем алмаштыру 6 миллиард сумга якын тора.
Шәһәребезнең кайбер урамнарындагы торак йортлар кайнар сусыз калдылар. Алай гына түгел, кышкы көннәрдә җылылык бирү туктатылган квартиралар да булды. Бу хакта газета укучыларыбыз редакциягә шалтыратып кына торалар.
Аеруча бу проблема чагыштырмача иске районнарга кагылды. Менделеев, Лесная, Гагарин, Кайманов урамнары һәм Химиклар проспекты буенча дистәләгән йортлар һәм социаль объектлар кайнар су һәм җылытусыз калган чаклар да булды. Су торбасының тишелгән урынын эзләп табып, ул урынны казыганчы, кирәкле материаллар китергәнче шактый вакыт уза бит.
«Көн саен кайда да булса кайнар су торбасы яки җылылык бирүче торбалары тишелә. Эшебез җиңел түгел, халык та безне аңласын иде», — ди «ВК и ЭХ» җәмгыятенең слесарь-ремонтчысы Артем Максиев.
«Водоканал» җәмгыятенең генераль директоры Илдар Нуретдинов әйтүенчә, авария булган урыннар вакытында ремонтлана. «Узган атнада җылыту буенча — 14, кайнар су белән тәэмин итү буенча — 16, салкын су белән тәэмин итү буенча — 6 һәм канализация буенча 71 урында кимчелек ачыкланды һәм төзәтелде. Хәзерге вакытта 13 торак йортта кайнар су юк. Шулай ук кайбер бюджет оешмаларында булган җитешсезлекләр төзәтелде», — диде ул атна башында узучы «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.
«Татэнерго» — «Түбән Кама җылылык челтәрләре» АҖ филиалы җитәкчесе Радик Вафин үз оешмаларына караган челтәрләрдә хәл тотрыклы калуын белдереп: «Бездә җылыту системасына сәгатенә 600 тоннадан артык су өстәргә (подпитка) туры килә. Әгәр дә ул тагын да артса, су җылынырга өлгерми. Хәзерге вакытта бу мәсьәләдә актив эшлибез», — диде.
Ә социаль челтәрләрдә кайнар су һәм җылылык булмаган йортларда яшәүчеләр үз фикерләрен түбәндәгечә белдерде.
Радик Хафизов: «Вахитов урамындагы 2ж янындагы җылылык трассасын инде ничә мәртәбә казыдылар. Хәзер инде асфальт та салмыйлар, үзләре дә торбаларның тишелгәнен көтәләр бугай...»
Айгөл Шәйдуллина: Квартираларыбызда җылы юк. Балалар бакчасына йөрүче кызларыбыз туңмасын өчен, газны кабызып куябыз һәм электр җылыткычларын эшләтәбез. Декабрь аенда газга һәм электрга шактый зур сумма киләчәк. Аны кем түләргә тиеш?"
Оксана Николаева: «Водоканалның һәм «Түбән Кама җылылык челтәрләре» нең эше йортларны җылылык һәм җылы су белән тәэмин итү. Ни өчен без аларның аклануларын тыңлап торырга тиеш?.. Һәркем үз эшен җиренә җиткереп башкарсын иде. Нигә алар халык алдында җавап тотмый. Күбебез "квартплата"ны вакытында түләп барабыз. Бу акчалар кая китә — шуны беләсе иде"
Шәһәр җитәкчелеге әлеге проблеманы чишү юлларын эзли. Тик шактый еллар буе алмаштырылмаган торбалар әле бер урыннан, әле икенчесеннән тишелә тора. Шәһәр мэры Рамил Муллин торбаларның 70 процентының нык тузуын, ә аларны тулаем алмаштыру 6 миллиард сумга якын торачагын әйтте.
«Районның бер генә бюджеты да бу сумманы күтәрә алмый. Мин ышанам, бу безнең шәһәргә генә генә хас проблема түгел, башка күп кенә шәһәрләрдә дә бу мәсьәлә чишелеш көтә торгандыр», — дип билгеләп үтте җитәкче. «Без федераль программаларга керү аша коммуналь мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлекләрен эзлибез», — диде ул «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.
Су һәм җылылык бирү проблемаларын уртага салып сөйләшү максатыннан, 21 декабрьдә көндезге сәгать 11дә «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Нижнекамск/ Түбән Кама» төркемендә Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов белән туры эфир да узды.
Шәһәр мэры Рамил Муллин мәсьәләне хәл итүдә республика ярдәме алу өчен, җылыту һәм су белән тәэмин итү челтәрләренең тузганлыгы турындагы мәсьәләне Татарстан республикасының Муниципаль берәмлекләр Советы съездында ясаган докладында күтәрде. Ул шулай ук Татарстанның эре шәһәрләре арасында Түбән Каманың гына шәхси җылылык пунктлары (ИТП) системасына күчмәвенә игътибар юнәлтте. Әлеге система җылылылык бирүне һәм кайнар су белән тәэмин итүне нәтиҗәле көйләүдән тыш, ЦТП һәм биналар арасында кайнар су белән тәэмин итүнең бүлү челтәрләреннән баш тартырга, җылылык югалтуларын һәм кайнар суны кудырту вакытында электр энергиясе чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирә. ИТПларга күчүнең телгә алган уңай якларыннан тыш та өстенлекләре шактый. Әлеге системага күчкән шәһәрләрдә су һәм җылытуны сүндерү белән хәлне яхшырта алган.
Әйе, чагыштырмача яшь саналса да, шәһәребезгә 55 яшь тулып китте. Йортлар салган вакытта сузылган торбалар искерде һәм аларны яңартыр вакыт җитте. Нормативлар буенча ел саен челтәрләрнең 5 процентын үзгәртергә кирәк икән. Онытмаган булсагыз, бу хакта без газетабызның алдагы саннарының берсендә язган идек. Әлегә җылы су белән тәэмин итү челтәренең елына 2 проценттан да кимрәк өлеше генә алыштырыла.
Димәк, кайнар су һәм җылылык бирү белән проблемаларны чишәр өчен, бу күрсәткечне арттырырга кирәк. Шул чакта әлеге проблема да күпмедер дәрәҗәдә чишелер һәм халык та кыш уртасында кайнар сусыз һәм җылылыксыз тилмермәс иде.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев