Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Түбән Камада «Парадиз» кунакханәсе артында төзелеш калдыкларыннан «тау» ясалган

Түбән Камада Сөембикә урамындагы «Парадиз» кунакханәсе артында төзелеш калдыкларын өеп калдырганнар.

Бу хакта НТР 24 каналы хәбәр итә.

Билгеле булганча,  төзелеш калдыкларын инде берничә көн чыгармаганнар. Исегезгә төшерәбез, ай ярым элек анда төзелеш эшләре башланган.

Бу  хәлгә карата җирле халыкның фикере төрле. Берәүләр – каршы, икенчеләрнең фикеренчә, төзелеш вакытында бу нормаль күренеш.

Бу участокта эшләрне «АЛМАЗ-СТРОЙ» компаниясе алып бара. Прораб сүзләренчә, «Парадиз»ның арткы ишегалдында тирән чокырлар. Яңгырлар вакытында анда күлләвекләр барлыкка килә, һәм калдыклар су белән юыла, шуңа күрә, аларны киртәләр белән тотып алырга мәҗбүрләр.

Төзелеш чүп-чары өч төргә бүленә: гипсокартон, металлолом һәм кирпеч калдыклары. Сортировкалау сәбәпле, аны көн саен аерып чыгару дөрес түгел, чөнки чүп-чар әз, бер «КамАЗ»лык җыелмый, шуңа күрә һәр төрдән көн аралаш арыналар.

«Болар барысы да чыгарылачак. Борчылмагыз – бу вакытлы гына. Төзелеш вакытында бераз түзәргә туры киләчәк. Төзелеш тәмамлангач,  монда тавыш та, чүп-чар да булмаячак, барысы да төзек була», – ди «АЛМАЗ-СТРОЙ» ҖЧҖ прорабы Альберт Фәйзетдинов.

Бүген биредә ике «КамАЗ» кирпеч калдыкларын алып чыккан. Тиздән алар гипсокартон артыннан әйләнеп кайта. Эшләр август ахырына тәмамлачак дип көтелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев