Түбән Камада юллардагы чокырларны ямаячаклар
Түбән Камада янә начар юл торышына зарланалар: тишелгән көпчәкләр, янчелгән бамперлар. Автомобиль йөртүчеләрнең күбесе юлларны төзекләндерүне зарыгып көтә.
Кайбер участокларда чокырларны ямау да җитәр иде. Тик соңгы арада бу сирәк башкарыла.
Быел Түбән Камада юлларны төзекләндерү өчен 2 млрд. сумга якын акча бүленеп бирелгән.
Аларның бер өлеше чокырларны ямауга китәр дип планлаштырылган.
Түбән кама хакимиятендә хәбәр итүләренчә, белгечләр чокырларны ямауга июль азагында керешәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев