Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Түбән Кама ишегалларының берсендә эскәмияләр һәм чүп савытлары югалган

Бакый Урманче урамының 3 нче йорт подъездлары янындагы эскәмияләр hәм чүп савытлары юкка чыккан.

Быел әлеге ишегалды “Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында төзекләндерелә.

Бакый Урманче урамының 3 нче йорт территориясендә юллар ремонтланган, тик эскәмияләр һәм чүп савытлары кире кайтарылмаган.

План буенча алар анда, чыннан да, каралган. Әлегә ишегалдында бер иске эскәмия генә тора.

“Хәзерге вакытта “Безнең ишегалды” программасы тормышка ашырыла, эскәмияләр һәм чүп савытлары әлегә беркайда да куелмаган. Бу эш этаплап алып барыла. Эскәмияләрне һәм чүп савытларын кайтару график буенча башкарыладыр, мөгаен”, – дип белдергән Түбән Кама Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айназ Ярмиев.

Соңрак хакимиятнең матбугат хезмәте аңлатуынча, барлык эскәмияләр дә – әзерлек стадиясендә. Аларны 1 нче августка кадәр урнаштырырга вәгъдә биргәннәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев