Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Кемнең кулы кычыткан?

Интернет челтәрләрендәге халык зарларын Илһамия Гаффарова җыйды

Кемнең кулы кычыткан?

Шәһәребезнең Вахитов урамындагы 13 нче йорттагы почта әрҗәләре эшкә киткәндә урынында иде. Кайтуга стенадан йолкып алынып, идәнгә ташланган.

Аларның кемгә начарлыгы тигән һәм кемгә комачаулаган, билгесез. Подъездыбызда газета-журналларга язылучылар бар, түләү кәгазьләрен дә почта әрҗәләренә салалар. Бәлки фойега күзәтү камералары куяр вакыт җиткәндер?..

Буявы начар булган

Октябрьнең 50 еллыгы урамындагы 19 нчы йорт диварының тышкы буявы штукатуркасы урыны-урыны белән кубып төшкән.

Әллә материалының сыйфаты начар, әллә эшләүләре шул дәрәҗәдә генә булган. Югыйсә, әле күптән түгел генә ясаганнар бугай.

Ремонт көтәбез

Түбән Каманың Вахитов урамы, 8/14 йортның 11 нче подъездының 15 ел инде ремонт күргәне юк.

План буенча, һәр биш ел саен ремонт ясалырга тиеш. Һәр квартир хуҗасы, ай саен «квартплата» түләгәндә, агымдагы һәм капиталь ремонт өчен акча түләп бара бит...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев