Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Троицкий авылында кино төшерәләр

Әлеге кыска метражлы бу фильм керәшен халкының милли бәйрәмнәренә багышлана.

Фильмның Троицкий авылында төшерелгән чираттагы сериясе Тручын бәйрәменә багышланган.

Тручын бәйрәменә «Керәшен» этнографик-мәдәни җәмгыяте җитәкчесе Тамара Баваһетдинова, «Сүрәкә» ансамбле килгән иде. 

Түбән Кама җирле «Керәшен» этнографик-мәдәни җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Эльмира Гыйльметдинова әйтүенчә, бу проект Россия президенты карамагындагы культура инициативаларын үстерү фонды гранты һәм, шулай ук, республика ресурс үзәгенең махсус гранты кысаларында тормышка ашырыла. Фильмнар төшерүнең максаты — Түбән Кама төбәге керәшеннәренең бай мирасын туплау. Әлеге фильм керәшеннәрнең бай һәм үзенчәлекле мәдәниятен, җыруларын, йолаларын, гадәтләрен өйрәнергә теләүчеләргә зур ярдәмлек булыр дип көтелә. 

Фильм төшерү өчен «Туган авылны яратып» дигән махсус программа әзерләнгән. Авылның җирле ансамбленә йөрүчеләр бәйрәмгә килүчеләрне ипи-тоз белән каршы ала. Бәйрәм кунаклары клубта оештырылган керәшен халкының тормышын, көнкүрешен чагылдырган музей экспонатлары белән танышалар. Тамара Алексеевна бу музейга экспонатлар куяр өчен пыяла шкафлар бүләк иткән. Алай гына да түгел, мәрхәмәтле йөрәкле Т. Баһаветдинова авылның өлкән яшьтәге апаабыйларын да игътибарсыз калдырмаган, һәркайсына бүләк әзерләгән. Авыл халкы бу игелекле гамәлләре өчен аңа зур рәхмәтле. 

Фильмда Тручын бәйрәме — кызларның теләкләр теләп бәйрәмнең күрке — каен агачына яулыклар, тасмалар тагулары, аны туендырулары, бизәлгән каен агачын күтәреп авыл буйлап бүләк җыеп йөрү күренешләрен күреп була. Ахырда бергәләп ат арбасына утырып елга буена бару, каенны елгага агызу да күрсәтеләчәк. 

Бу кыска метражлы фильм тиздән тамашачыларга тәкъдим ителәчәк.

Фото: Шәхси архив

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев