Яратам мин туган урамымны
Нина Емельянова, Олы Аты авылы
Язгы кояш чыгып кына килә,
Бөтен дөнья нурга урала.
Авыл уртасында, үзәнлектә
Ак каеннар яфрак яралар.
Язгы җилләр исә, ләйсән ява,
Урамымда минем зур шатлык.
Үзәнлектә, авыл уртасында
Калкып чыкты гүзәл бер пакьлек.
Яратам мин туган урамымны,
Ачык йөзле халкын үз итәм.
Һәйкәлдәге кызыл йолдызның да
Нигә балкыганын мин беләм.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев