Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

«Верую» кунаклар җыйды

«Верую» фестивале быел алтынчы мәртәбә кунаклар җыйды.

Ул Татарстан Республикасында игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм горефгадәтләр елына багышланды.

Бәйрәм чаралары Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәвендә һәм Кама яры буенда узды. Иртә таңнан епископ Пахомий Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәвен изгеләндерде, ә аннан соң бәйрәм литургиясен үткәрде.

«Оештыручыларга алтынчы Стахеев фестивалендә катнашырга чакырулары өчен рәхмәт, бу минем өчен зур хөрмәт. Бу — чыннан да шатлыклы вакыйга һәм, минемчә, безнең заман өчен бик мөһим. Безнең яшьләр, үсеп килүче буын өчен аеруча мөһим. Стахеевлар гаиләсен искә алганда, без аларның нәрсә белән шөгыльләнүләре, нинди бай кешеләр булулары, нинди биналар төзүләре, нинди предприятиеләр үстерүләре турында сөйләмибез. Без аларны хәйриячеләр итеп искә алабыз. Чыннан да, алар үз акчаларының күп өлешен чиркәүләр һәм мәгариф учреждениеләре төзүгә тотканнар. Бу, әлбәттә, искиткеч мисал һәм безгә алардан үрнәк алырга кирәк», — диде ул.

Фестиваль 200гә якын артистны үзенә җыйды. Фольклор һәм халык коллективлары Мәскәү, Казан, Чаллы, Әлмәт шәһәрләреннән, Яңа Чишмә һәм Ютазы районнарыннан килгән иде. Әлбәттә, бәйрәмнән безнең керәшен халык фольклор ансамбле дә читтә калмады. Безнең «Сүрәкә», «Баш чишмә», «Җиз кыңгырау» ансамбльләре, шулай ук «Көмеш су» дуэты чыгыш ясады. Концертның режиссеры, сценаристы Ольга Вәлиуллина иде. 

Фестиваль кунаклары өчен интерактив мәйданчыклар, фотозоналар, «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» хәйрия акциясе һәм иконалар язу буенча мастер-класслар эшләде. Түбәнкамалылар Дмитрий Стахеевның оныкчыгы Ирина Солнцева белән аралашты һәм Стахеевлар, Шишкиннар һәм Ушковлар нәселенең тарихын белде, ә аннан соң Изге Чишмә буенча экскурсиядә булдылар. Теләүчеләргә халык рәссамы Әхсән Фәтхетдинов музеенда «Сплетение судеб» күргәзмәсе карарга мөмкин иде.

Фотолар шәхси архивлардан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев