Үткән хәтердә булса, киләчәк онытылмас
Түбән Кама керәшен җәмгыятьләре инде 35 ел үз мәдәниятен саклау һәм өйрәнү өстендә актив эшлиләр.
Яшь буынны милли йолалар, традицияләр белән таныштыру максатыннан Халыклар дуслыгы йортында балаларны кунакка чакырып, фолькдәресләр үткәрәләр.
17 февраль көнне шундый дәресләрнең чираттагысы узды. Дәресне Түбән Кама керәшен оешмасы председателе урынбасары Эльмира Гыйльметдинова һәм «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллина, «Җиз кыңгырау» ансамбле солисты Валерия Михайлова уздырдылар. Очрашуга дүрт мәктәптән укучылары зал тутырып килгән иде. Дәрестә укучылар керәшеннәрнең милли киемнәре, йола-гадәтләре, бизәнү әйберләре һәм милли бизәкләре белән таныштылар, «Җиз кыңгырау» ансамбленең клипларын карадылар. Шулай ук, баш бәйләтү йоласы турында белгәннәр.
Чарада Түбән Каманың нигезен тәшкил иткән Актүбә һәм Чәбия авыллары тарихлары искә алынды. Беренче «чана поезды»н нәкъ менә керәшен авыллары каршы ала.
Ахырда бергәләп керәшен җыруы һәм биюе дә өйрәнделәр. Дәреснең бу өлеше балаларга аеруча ошаган. Башкача булуы мөмкин дә түгел. Чөнки керәшеннәрнең җырулары, биюләре һәркемне җәлеп итеп, үзенә тартып тора.
Фолькдәрес шәһәребездә барган «Туган тел көне» ункөнлегенә багышлап үткәрелде.
Фото шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев