Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Туган җирне данлау, тамырларны барлау...

Бәйрәм уңаеннан 12 июльдә Балчыклы авылындагы Петр һәм Павел апостоллар храмында Престол бәйрәме уздырылды.

Петр һәм Павел бәйрәмендә христиан динендәгеләр чиркәүгә изгеләргә иман кылырга баралар. Бәйрәм уңаеннан 12 июльдә Балчыклы авылындагы Петр һәм Павел апостоллар храмында Престол бәйрәме уздырылды. Бәйрәм литургиясен Түбән Кама округы благочинные протоиерей Александр Колчерин уздырды. Аңа чиркәү настоятеле иерей Вячеслав Федоров һәм диакон Мефодий (Копьев) ярдәм итте. Иман кылулар чиркәү-славян һәм керәшен телләрендә үткәрелгән. Чиркәү җырлары Балчыклы приходының регент Мария Федорова җитәкчелегендәге хоры тарафыннан башкарылды. 

Кичке бәйрәм 
Ә кичке якта инде шәһәрнең Раштуа чиркәве территориясендә «Питрау-2023» бәйрәме гөрләп узды. Чарага микрорайон һәм шәһәр халкы да теләп кушылды. 

Чарага «Керәшен» җәмгыяте идарәсе рәисе Тамара Баһаветдинова, Түбән Кама шәһәренең благочинный протоиерее Александр Колчерин һәм Кызыл Чишмә бистәсе иерее Владимир Щербаков килде. Тамара Алексеевна җыелган халыкны бәйрәм белән котлады һәм юбилярларны — Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, керәшен җәмгыяте идарәсенең актив әгъзасы Виктор Шадринны, «Сүрәкә» ансамбленең 20 елдан артык балкыган "йолдыз«ы Галина Гыйләҗеваны бүләкләде. Чиркәүнең яңа настоятеле Артемий ата рәхмәтләрен җиткереп, аның үгет-нәсыйхәтләре һәркемнең йөрәгенә юл табуын теләде. 

Бәйрәмдә «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле, «Вольные распевы» казак җыры ансамбле, «Серле мәләнчек» гаилә фольклор ансамбле, «Көмеш су» дуэты чыгышлары нур өстенә нур булды. 

Фестиваль кунаклар җыйды 
Бәйрәм чараларын дәвам итеп, 13 июльдә шәһәребезнең «Гаилә» паркында Россия Президенты гранты һәм Татарстан Республикасының гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлдерелгән финанс ярдәме кысаларында «Керәшен дигән халык бар» фестивале узды.

Анда «Сүрәкә», «Җиз кыңгырау», «Баш чишмә» ансамбльләре катнашты. Чарада җирле керәшеннәр тарихлары, бай культуралары белән таныштырдылар, төрле осталык дәресләре уздырдылар. Радмила Вәлиуллина керәшен биюенең төп элементларын күрсәтте, балалар рәсем ясау серләренә төшенделәр, теләгәннәр саклагыч курчаклар (оберег) ясарга өйрәнде. «Гаилә» паркында узган бу фестиваль керәшен халкының бай тарихлы бердәм халык икәнен тагын бер кат раслады. 

Авылларда Питрау гөрләде 
Бәйрәм 14 көнне Олы Аты һәм Балчыклы авылларында узды. Олы Аты авылының «Ак түтиләр» ансамбле бизәлгән җигүле атка утырып мәйдан әйләнде һәм авылларына гына хас керәшен җырларын башкарды. Питрау белән котлап авылга бик күп кунаклар килде. Мәйданда җыр-бию, төрле уеннар тынып тормады. 

50 мең халык җыйган бәйрәм 15 июль кичендә, Мамадыш районы Җөри авылының Тырлау аланында, егерме бишенче мәртәбә республикакүләм «Питрау» гөрләде. Бу бәйрәмдә Түбән Камадан дүрт керәшен ансамбле — «Сүрәкә», «Баш чишмә», «Җиз кыңгырау», «Серле мәләнчек» ансамбльләре уңышлы чыгыш ясады. Бәйрәмдә җыр-бию тынып тормады. Берьюлы берничә мәйданчык эшләп, аларның кайсында эстрада артистлары чыгыш ясады, кайсында спорт ярышлары узды. Питрау бәйрәменең кабатланмас һәм үзгә бер традициясе — учак янында уеннар уйнау һәм «Арулану учагы». Җырланасы җырлар җырланып, уйналасы уеннар уйналып беткәч бәйрәм зур фейерверк белән тәмамланды. Питрау — җәйне озату бәйрәме диләр, ул җәйне озату гына түгел, төрле халыкларның милли бәйрәмнәрен йомгаклаучы, тәмамлаучы да. Шуның белән җәйге милли уеннар тәмамлана.

Зур бүләк 
Республика күләмендә узган Питрау бәйрәмендә «Сүрәкә» халык фольклор ансамбленә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның костюм тегәр өчен сертификаты тапшырылды. 

Шәһәр күләмендә, республикада үткәрелгән төрле дәрәҗәдәге фестивальләрдә, чараларда Түбән Кама районы ансамбльләренең сәхнә костюмнары моңа кадәр дә югары бәяләнеп килде. «Сүрәкә» ансамбленең төп костюмы Балык Бистәсе районы Алан-Полян авылыннан Тамара Багаутдинованың әнисе Гликерия Григорьевна Сергееваның бәйрәм ял костюмы эскизлары буенча 30 ел элек Яр Чаллы шәһәрендә тегелгән. 

«Баш Чишмә» ансамбле костюмнарын тегәргә иганәче Геннадий Муллин ярдәм итте. Ә халык костюмнары тегү буенча профессионал дизайнер Татьяна Плотникова кабатланмас матур киемнәр иҗат итте. 

Районыбызда уңышлы гына эшләп килүче «Сүрәкә», «Баш Чишмә», «Асыл нәсел», «Балчыклы җиңгиләре», «Жиз кыңгырау» ансамбльләренең сәхнә киемнәре бизәлеше, тегелеше белән керәшен халкының тамырларын, асылын ачып бирә. Бу, әлбәттә, төп иганәче Тамара Баһаветдинованың зур тырышлыгы һәм ярдәмендә тормышка ашырыла.

Бу ансамбльләрнең костюмнары инде ничә еллар матурлыгы һәм милли бизәлеше белән тамашачыларда соклану һәм горурлык уята.

Сәхифәдәге фотолар шәхси архивтан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев