Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Түбәнкамалылар «Иң яхшы этник костюм» номинациясендә җиңде

«Туым җондызы» фестивалендә «Иң яхшы этник костюм» номинациясе җиңүчеләре дә безнең шәһәрдәшләребез.

Бу очраклы хәл түгел, чөнки Керәшен этно-мәдәни җәмгыяте ничә еллардан бирле уңышлы эшләп килә һәм җирле фольклорны гына түгел, ә Татарстан республикасы керәшеннәренең костюмын да җентекләп өйрәнә. Түбән Кама шәһәренә килсәк, биредә шәһәргә нигез салынган көннәрдән башлап, илебезнең күп төбәкләреннән яшьләр гасыр төзелешенә агыла. Әлбәттә, араларында чыгышлары белән республикабызның керәшен авылларыннан килүчеләр дә шактый була. Ә һәр милләтнең генә түгел, шул милләтнең төрле төбәкләрендә яшәүчеләрнең милли киемнәрендә үзләренә генә хас булган бер үзенчәлеге булмыйча калмый. 

Әйтик, «Җиз кыңгырау» ансамбленә йөрүче Кристина Кузнецованың нәсел җебе Мамадыш районы Никифорово (Чиябашы) авылына барып тоташа. Аның өстендәге туй күлмәге һәм яулыгы — Анна Максимованың туй күлмәге. Анна түтинең килене Ольга Максимова ул киемнәрне тапшырганда «Мин бу күлмәкнең сандыкта гына ятмавына, ә яшәячәгенә бик шатмын», — дип үз ризалыгын бирде. Әйткәнебезчә, туй күлмәге Анна Николаевна Максимованыкы (Гордеева) (18.04.1929-20.05.1998). Ул Мамадыш районы Никифорово авылында туган, 1947 елда кияүгә чыккан һәм тукыманы үз кызына туй күлмәге тегәргә әтисе Германиядән үк алып кайткан. Ә яулык туй өчен махсус чигелгән булган. Киленнең күлмәген Никифоровода тегәләр. Күрәсезме, нинди бай тарихлы милли костюм бу!

Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев