Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Түбән Каманың Олы Аты авылында «Башваткыч» кичәсе уздырганнар

Китапханәче Надежда Зоматаева тапшыруга керәшен халкының тарихы, керәшен кызларының милли киеменә кагылышлы сораулар әзерләгән.

Бу тапшыруны телевизордан яратып карыйсызмы? Районыбызның Олы Аты авылы клубында яшәүчеләр дә ярата икән бу тапшыруны. Алай гына да түгел, үзләре дә авылда «Башваткыч» кичәсе уздырганнар.

Сәхнәне элекке вакытлардагы (ә кайбер авыл өйләре әле хәзер дә шулай истәлекле, матур) керәшен авылы кебек итеп бизәгәннәр, түргә үз куллары белән чиккән бистәрләр, чигүле алъяпкычлар элгәннәр. 

Китапханәче Надежда Зоматаева тапшыруга керәшен халкының тарихы, керәшен кызларының милли киеменә кагылышлы сораулар әзерләгән. «Башваткыч» та катнашучы авылдашлары бу сорауларга төгәл, матур итеп җавап бирделәр. Анастасия Шакирова һәм Татьяна Тузеева үз халкы турында күп белүчеләр булды.

«Башваткыч»та катнашучылар сорауларга җавап эзләгәндә тамашачылар алдында Илья Архиреевның һәм «Ак түтиләр» керәшен фольклор ансмабленең чыгышлары нур өстенә нур булды. 

Котлыйбыз! 
«Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле 2 дәрәҗә диплом һәм шушы ук ансамбльнең солисты Галина Еремеева, Татарстан Республикасы ветераннары арасында «Балкыш» VI Республика үзешчән башкаручылар фестиваленең 3 дәрәҗә дипломына лаек булдылар!

Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев