Түбән Каманың «Керәшен» этнографик мәдәни-агарту җәмгыяте Покрау бәйрәмен билгеләп үтте
Күңелле җырлар, халык биюләре һәм осталык дәресләре аша керәшеннәрнең гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштырдылар.

«Покрау җитте, көз үтте», — ди керәшеннәр. Халык сынамышлары буенча, Покраудан соң төшкә кадәр — көз, ә инде төштән соң кыш була. Ә көз — ул яучылык һәм туй вакыты.
Бу көнне Түбән Кама шәһәре һәм районының «Керәшен» этнографик мәдәни-агарту җәмгыяте зурлап билгеләп үтте. Күңелле җырлар, халык биюләре һәм осталык дәресләре аша керәшеннәрнең гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштырдылар.
Эльмира Ситдыйкова
Фото шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев