Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Түбән Каманың 1 нче гимназиясендә фолк-дәрес үтте

Аны шәһәр-районның керәшеннәр җәмгыяте активистлары үткәрде.


Түбән Кама шәһәре һәм районының иң актив оешмаларның берсе булган «Керәшен этнографик мәдәни — агарту җәмгыяте» активистлары һәм Сүрәкә фольклор ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллина 1 нче гимназия укучылары белән «Керәшен хатын-кызлары костюмнарының үзенчәлекләре» дип аталган фолк-дәрес үткәрде. 

Чарада балаларны керәшен халкының костюмнары белән таныштырдылар. Һәр халыкның киемнәрендә үзенә генә хас булган милли бизәкләр хас. Аларда халыкның үткәне чагыла. Алай гына да түгел, һәр милләтнең кайсы төбәктә яшәвенә карап та, киемдә үзгәрешләрне күрергә мөмкин. 

Балаларны милли костюм белән таныштырып, хатынкыз костюмының күптөрлелегенә басым ясамаска ярамый. Мәсәлән, керәшеннәрнең баш киемнәре төрлелеге турында сөйләп китик. Аларның һәркайсы аның нинди тормыш этабында булуын әйтә. Керәшен киеменең эксклюзив элементы булып «түгәрәк яулык» — чигүле обереглы яшь кызның баш киеме тора. Кыз аны туйдан соң кия һәм үз гаиләсен һәм киләчәген күз тиюдән саклау өчен 9 ай дәвамында салмый. 

Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев