Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Түбән Камада балалар бакчасы мөдире «Мәгарифтәге хезмәтләре өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде

Ул — 34 ел гомерен мәгариф өлкәсенә багышлаган шәхес.

Түбән Кама шәһәре һәм районы керәшен җәмгыяте идарәсе әгъзасы, «Кызыл чишмә» бистәсенең «Әкият» балалар бакчасы мөдире Роза Степановна Әхмәтова «Мәгарифтәге хезмәтләре өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Ул — 34 ел гомерен мәгариф өлкәсенә багышлаган шәхес. Шул 34 елның 13 елын җитәкче урыннарда эшләгәнен дә язып китми ярамас. Эшләгән кешене күрә белгән һәм хөрмәт белән караган җитәкче буларак, кул астындагы хезмәттәшләре аны һәрчак җылы сүзләр белән искә алалар. Ә менә шәһәрдәшләр дә яратып балаларын йөртүче Красный Ключ бистәсендә урнашкан «Әкият» балалар бакчасы мөдире булып эшли башлавына да тиздән 6 ел була икән инде. Мәгариф өлкәсендә төгәл эш сәгатьләре юк, кичен дә, ял көннәрендә дә эш бетми. Тик шулай да буш вакытларында шул ук бистәдә уңышлы гына эшләп килгән «Баш чишмә» ансамбленә йөрергә вакыт таба Роза Степановна. Ул чыгышы белән Түбән Кама ягыннан. Аның нәсел тамырлары Түбән Афанас һәм Чәбия авылларына барып тоташа. Әнисе Пелагея түтигә 85 яшь, үзенең туган авылы Түбән Афанаста гомер кичерә. Ул керәшен халкының милли бәйрәмнәрендә тәмле ризыклар пешереп, кызларының туган нигезләренә кайтуларын түземсезлек белән көтеп ала. 

Роза Степановна яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү өстендә актив иҗтимагый эшчәнлек алып бара, грант проектларын язу һәм гамәлгә ашыру буенча зур эш башкара, Керәшен җәмгыяте идарәсендә дә иң актив әгъзаларның берсе ул. Алга таба иҗади уңышлар, барлык башлангычларда уңышлар телибез.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев