Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Түбән Кама укучылары Халыклар дуслыгы йортында экскурсиядә булды

Шушы көннәрдә 36 нчы мәктәп укучылары Халыклар дуслыгы йортына экскурсиягә килделәр.

Халыклар дуслыгы йортында шәһәребездә яшәүче төрле милләтләрнең оешмалары уңышлы гына эшләп килә. Биредә халыклар дуслыгын, үзара аралашуны, һәр халыкның мәдәниятен барлауны, таныштыруны максат итеп куйган чаралар еш уза.

Шушы көннәрдә 36 нчы мәктәп укучылары Халыклар дуслыгы йортына экскурсиягә килделәр. Аларны Эльмира Гыйльметдинова һәм Ольга Вәлиуллина керәшен халкының тормышын, көнкүрешен чагылдырган экспонатлар тупланган музей белән таныштырдылар һәм күзәтү экскурсиясе үткәрделәр. 

Укучылар биредәге экспонатларны зур кызыксыну белән карап чыгып, «Ыру агачы» иҗат остаханәсе, кул эшләре остасы Вероника Иванова (Бурчина) белән очраштылар. Кызлар осталык дәресендә керәшен халкы милли киеменең аерылгысыз бер өлеше — тамакса ясау буенча осталык дәресендә катнаштылар. Алар иҗат иткән тамаксалар һәркайсы игътибарга һәм мактауга лаек. 

Осталык дәресендә катнашучылар үзләренең энә белән эш итү осталыгын гына түгел, ә иҗади байлыгын һәм кул эшләре осталыгын да күрсәттеләр. Керәшен кызлары-егетләре арасында җырлый белмәүчеләр юк, халык һәр эшне җыр белән озата, биредә дә тамаксалар бизәлгәндә җыр-моң тынып тормады.

Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев