Түбән Кама гаиләсе «Җәмәгать учагы» иҗат гаиләләре концертында катнашты
Казанның Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәгендә «Җәмәгать учагы» иҗат гаиләләре концерты булды.
Анда «Баш чишмә» ансамбле солисты үзенең оныклары — «Җиз кыңгырау» ансамблендә катнашучы Валерий, Анастасия, Кирилл белән чыгыш ясады. Концерт чын мәгънәсендә җылы гаилә шартларында узды. Галина Петровна, балалар белән иҗади чыгыш ясаудан тыш, берничә курчак алып килеп, «Туган нигез-Родительский дом» темасына кечкенә күргәзмә оештырды.
Проектта катнашучыларның үзләре өчен бәйрәм уңай тәэсирләр калдырды. Көн хисләргә бай булды. Концерт алдыннан балалар Емельянов үзәге янында урнашкан чәкчәк музеенда булдылар. Печән базары, Казанның төрле чорлардагы тормышы турында бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар.
Сәфәрне оештыруда ярдәм иткәне өчен Халыклар дуслыгы йорты директоры В. Хафизовка рәхмәт белдерәбез.
Фото шәхси архивтан.
Эльмира Ситдыйкова
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев