Тарихи көн
Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәнең «Чулман-су» мәдәни үзәндә районыбыз оешуга 60 ел тулуга карата «Сила моя — Землы! Гордость моя — Люди» дип аталган чара узды.
Биредә элек районда эшләгән алдынгы хезмәткәрләр чакырылды. Алар очрашып, яшь вакытларын искә төшерделәр, бергә эшләгән чаклары турында хатирәләрен яңарттылар. Чакырылган кунаклар арасында Керәшен этно-мәдәни җәмгыяте идарә рәисе Тамара Алексеевна Баһаветдинова һәм идарә әгъзалары Лида Михайловна Тартмина һ.б. бар иде. Җирле керәшен оешмасы җитәкчесе һәм идарә әгъзаларының эшчәнлегенә уңай бәяләнеп, олы хөрмәт белән телгә алынды.
Чарада «Сүрәкә», «Баш Чишмә», «Җиз кыңгырау» керәшен фольклор ансамбльләре чыгышлары нур өстенә нур булды. Ольга Владимировна Вәлиуллина җитәкләгән бу ансамбльләр Түбән Кама районы керәшеннәрен лаеклы тәкъдим итеп, алкышларга күмелделәр.
Фото шәхси архивтан
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев