«Сүрәкәләр чиктем киргесез...»
24 лицейда фолк-дәрес узды.
Бик борынгы төрки телле халык — керәшеннәр Татарстанда гына түгел (2010 елгы кеше санын алу мәгълүматлары буенча 29 мең кеше), Башкортстанда, Удмуртиядә, Чиләбе, Киров, Иркутск өлкәләрендә, Красноярск краенда яшиләр.
Керәшеннәрнең килеп чыгышы турында күп версияләр бар. Тарихи мәгълүматлар буенча, төркиләрнең бер өлеше 4-5 гасырларда ук христиан динен тоткан. Аларның этномәдәнияте, нигездә, мәҗүси традицияләргә нигезләнгән. Керәшеннәр мәҗүсилектән православиегә күчкәндә, үзләренең мәҗүси йолаларын православие календарена күчергәннәр.
24 лицей укучылары өчен уздырылган фолк-дәрес халыкның традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен тагын бер мәртәбә ачык тасвирлады. Дәресне Түбән Кама керәшен этнографик мәдәни агарту җәмгыяте рәисе урынбасары Эльмира Гыйльметдинова, «Сүрәкә» ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллина һәм «Җиз кыңгырау» ансамбле җырчысы Валерия Васильева үткәрде.
Традицион костюмнар, көнкүреш, яшәү рәвеше — болар барысы да халык тарафыннан гасырлар буе сакланып килгән һәм киләчәк буынга тапшырыла торган рухи байлык. Тәңкәләр тезеп һәм укалар белән чигеп бизәлгән; үзләре сугып, үзләре теккән күлмәкләрне бүген дә әбиләр кадерләп сандык төпләрендә саклый. Менә шул борынгы киемнәрне әбиләрнең, әниләрнең кадерле истәлеге, халыкның мәдәни мирасы итеп кадерләп сакларга кирәк.
Керәшеннәрнең үзләренә генә хас гореф-гадәтләре, йолалары, тел үзенчәлекләре, киемсалымы, бизәнү әйберләре генә түгел, бар дөньяга танылган шәхесләре дә бар. Шуларны мәктәпләребездә укучы балалар да онытмасын иде.
Фото шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев