Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Озын гомерле булуның сере

Климентий Степанович Менделеевск районы Мунайка авылында туып үскән.

Шәһәребезнең танылган шәхесләренең берсе — фотограф, тарихчы, Татарстанның атказанган укытучысы, хезмәт ветераны Климентий Степанович Кузьмин үзенең зур юбилеен билгеләп үтте. 

Ул 1992 елдан керәшен җәмгыяте идарәсенең актив әгъзасы. «Мин лаеклы ялдамын», — дип кул кушырып утырмый, әле дә сафта, яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә активлык күрсәтә, керәшен фронтовиклары турында мәгълүмат җыя, алар буенча фәннитикшеренү эшләре яза.

Климентий Степанович Менделеевск районы Мунайка авылында туып үскән. Әтисе Степан Васильевич өч сыйныф кына белем алса да, крестьян-интеллигент була, укырга ярата, җитәкче урыннарда эшли. Ә инде Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтка китә. «Кайгы үзе генә йөрми», сабыйларны ятим калдырып, әниләре дә үлеп китә, балаларны бабасы һәм әбисе тәрбиягә ала. 

Сугыш елларының афәтен ул чорның балалары үз җилкәсендә татый һәм инде күпме сулар акса да, дәһшәтле еллар авырлыгын күңел түреннән чыгарып ташлый алмый. 

Ун яшендә, әле балалыктан чыгып җитмәгән Климентий, авылларыннан алты километр ераклыкта булган торф эшкәртүдә эшли башлый. Яшүсмер эшләп алган акчасын һәм бирелгән азык-төлекне өенә алып кайтырга тырыша. Климентий Степановичка уку да җиңел бирелә. Ул дүрт сыйныфтан соң мәктәпне ташларга да уйлый, тик фронттан исәнсау әйләнеп кайткан әтисе теләге белән җиде сыйныф укый. Аннан инде укуын район үзәгенә йөреп дәвам итә һәм урта мәктәпне тәмамлый. 

Казан хәрби училищесының Алабугадагы филиалының хәрбисәяси мәктәбендә укыса да, ул хәрби булып китә алмый. Чөнки илнең ул вакыттагы җитәкчесе Н. Хрущев реформалары белән армия кыскартыла. Безнең язма герое үзен педагог хезмәтенә багышлый. 1961 елда Түбән Каманың 1 нче мәктәбендә физкультура дәресләре укыта башлый. К. Кузьмин фотога төшерү белән мавыга, күп кенә мәгариф ветераннарында һәм музейларда Климентий Степановичның фотолары саклана. 

Һәвәскәр фотограф, тарихчы, «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы», хезмәт ветераны, күп кенә медальләр иясе әле бүген дә егетләр кебек. Шахмат-шашка уйный, чаңгыда йөри. Юбилее белән котлап, аңа киләчәктә дә сәламәт гомер телибез. 

Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев