Өметле яшьләребез күп
Керәшен халкының милли йолаларын барлап, саклап калуда тырышып йөрүче яшьләребезнең көннән-көн артуы куандыра.
Әле күптән түгел генә узган Укытучылар көнендә «Җиз кыңгырау» (җитәкчеләре Ольга Вәлиуллина) яшьләр ансамбленең укытучыларны керәшен җыры белән котлавы шуның ачык мисалы. Әлеге ансамбль шәһәрдә узган башка чаралардан да читтә калмый. Алай гына да түгел, башкалабыз Казанда да кызларыбыз — көтеп алынган кунак. Әле шушы араларда узган Покрау бәйрәмендә дә уңышлы чыгыш ясап, алкышларга лаек булдылар.
Фото шәхси архивтан
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев